Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

17 – 23 майда янгын сүндерүчеләр 34 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 18е ялган булган. 10 янгын очрагы теркәлгән.

Васильевоның Ленин урамында, Күгеш авылында, Яшел Үзәннең Сәйдәшев һәм Гайдар урамында, Олы Ходяшта кырда – чүп-чар, Воронино авылы янында кырда, Татар Танае авылында чокырлыкта кипкән үлән яну очраклары теркәлгән.
Октябрьскийдагы «Идел» бакчачылык җәмгыя тендә электр җиһазыннан янгын чыгып, ике бакча өе янган.
Яшел Үзәннең Кече Кызыл урамындагы коридор тибындагы йортта бер бүлмәдә ут белән саксызлыктан янгын чыгып, матрац янган. Хуҗасы урыннан качып киткән. Бераздан шушы ук йортның икенче бер бүлмәсендә дә янгын чыгып, йорт җиһазларына зыян килгән, 13 өлкән кешене һәм дүрт баланы эвакуацияләргә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев