12 – 18 апрельдә янгын сүндерүчеләр 30 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 21е ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән.
Күгәй авылының Үзәк урамында файдаланылмый торган бинада билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан янгын чыгып, 60 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Кызыл Яр авылының Перелив урамындагы йортта янгын шәхесләре ачыкланмаган затлар гаебе белән чыгып, йортка һәм мунчага зыян килгән.
Бишбатман авылының Үзәк урамында дача йортына билгесез кешеләрнең саксыз кылануыннан ут капкан. Нәтиҗәдә, йорт янып беткән.
Шәһәрнең Украина урамындагы ташландык сарайларда янгын шәхесләре ачыкланмаган затлар гаебе белән чыккан. Ул 150 квадрат метр мәйданны минутлар эчендә ялмап алган.
Васильевоның «Ивушки» бакчачылык җәмгыятендә билгесез кешеләрнең ут белән саксызлыгыннан бакча өе янган.
Авыл җирлекләрендә, әйтик, Әйшәдә, Протопоповкада, Карамалы Тауда һәм Панауда корыган үлән яну очрак лары теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев