10 – 16 майда янгын сүндерүчеләр 40 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 20се ялган булган. 9 янгын очрагы теркәлгән.
Бу атнада Тау Иле авылында – хуҗасыз сарай, Карамалы Тауның К.Маркс урамында, Мулла Иле авылы зираты янында, Косякау авылы тирәсендә кырда, Никольское авылы янында – корыган үлән, Кече Шырдан авылыннан ерак түгел «Андреевское» бакчачылык җәмгыятендә – чүп-чар, Воронино авылы янында камыш янган. Барысы да билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүеннән чыккан.
Васильевоның «КАПО-3» бакчачылык җәмгыятендә мунчада янгын мичтән чыккан.
Дубровка авылында механизмнары төзексезлегеннән «Датсун» автомобиленә ут капкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев