Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Җырчы Элвин Грейны Казандагы концертта антиковид чараларны үтәмәгән өчен штрафка тартачаклар

Артистны яратучы тамашачылар урыннарында утырмаган һәм җырчы белән кочаклашкан.

Танылган татар-башкорт җырчысы Элвин Грейга ягъни Радик Юльякшинга Казандагы концертта антиковид чараларны үтәмәгән өчен штраф яный. Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе артистның музыкаль лейблына һәм концерт залына карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеде инде. Концерт үзе 9 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Элвин Грей концертыннан социаль челтәрләрдә куелган материалларны карап өйрәнгәннән соң, ведомство санитар-эпидемиологик таләпләрне берничә катгый бозуны ачыклады. Күп кенә тамашачылар шәхси саклану чараларында булмаган, шулай ук социаль дистанцияне бөтенләй үтәмәгән. Ул гына да түгел, артистның җанатарлары тамашачылар урыннарында утырмыйча, җырчы белән кочаклашулар оештырган.

Шулай итеп, «Элвин Грей» Музыкаль лейбл» ҖЧҖенең концертны оештыручы фирмасына һәм концерт залына («Карсар» ҖЧҖ) эпидемиягә каршы чараларны үтәмәү турында беркетмәләр төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев