Римма Никитина: «Киләчәктә үз кешемне очратырмын дип ышанам»
Римма, бер егет белән матур гына йөреп киткән идең. Тагын аерылыштыгыз. Ник мәхәббәтләрең гел бәхетсез синең?
Димәк, әле үз кешемне очратмаганмын. Мин бит уйнап йөрмим, кияүгә чыгарга планлаштырып йөрим. Ә алар юкка чыга.
Бу соңгы мәхәббәтең турында сөйләче.
Мәскәү егете иде ул. Без өч ел элек таныштык. Дөресрәге, безне таныштырдылар. Әмма 2018 елда гына йөри башладык. Аңа кадәр дә бәйләнеп караган иде. Мин бер төнлек кыз түгел бит. Йокладың да оныттың түгел! Ул миңа: «Барыбер минеке буласың», — дигән иде. Без дус булдык. Ул адвокат, юрист. Һәм миңа аның нәкъ менә юрист буларак ярдәме кирәк булды. Менә шуннан соң без тыгызрак аралаша, йөри башладык. Мин аңа рәхмәтле идем.
Бай идеме ул?
Аның бай булуын мин белми идем. Өе булган икән, ләкин мине ул өйдә түгел, ә фатирда кундыра иде. Кыскасы, баштарак ул мине акчага тикшерде. Мәсәлән, кафеда утырганда сумкама акча тыга иде. Моны күреп, акчаны картасына ата идем. Мин үз-үземне акча белән тәэмин итә алам. Соңрак шәхси бизнесы бар икәнен белдем.
Нигә талаштыгыз соң? Рәхәтләнеп яшә инде…
Яңа ел алдыннан ресторанга бардык. Анда ул миңа: «Мин синең сәхнәне ташлавыңны телим», — диде. Бәтәч, мин әйтәм. Ярый, хәзер мин Инстаграмда «сторис» төшерә башладым. Ул миңа: «Тагын шул Инстаграм», — диде. Кыскасы, аңа бу әйберләр бер дә ошамады. Шулай итеп, без аерылышырга булдык. Хәзер уйлыйм: бәлки мин аны яратмаганмындыр да. Яратсам, ул әйткән шартларны кабул итәргә тиеш булганмындыр. Белмим инде.
Җырчы булып әллә ни күп эшләп булмый, Римма.
Килешәм, әмма ничек сәхнәдән китим инде? Өйдә генә утырсам, акылдан язарга да күп калмый. Ә Инстаграмга килгәндә, мин, гомумән, аның аша гына танылдым. Банкетларга заказлар да нәкъ шунда килә. Ярый, хатыны булсам, банкетларда җырламас идем. Әмма концертлар, дискотекалар… Алардан мин баш тартмас идем. Әгәр кеше сине ярата икән, ул сине ничек бар - шундый кабул итәргә тиеш дип уйлыйм. Ә ул, әле миңа хатыны булырга тәкъдим ясамыйча да, шундый шартлар куя.
Нинди ир кирәк соң сиңа?
Ул кеше минем белән бергә суларга тиеш. Киресенчә, мине иҗат итәргә, җырларга этәрергә, көч бирергә тиеш. Мин фитнес-залга барып, соңыннан кибетләрдә йөреп, өйдә ирем кайчан кайтыр икән, дип көтеп утыра алмыйм. Син менә бәхетсез мәхәббәт, дисең. Шулай да мин әле ышанам: киләчәктә үз кешемне очратырмын.
Бу егет белән кире йөреп китеп булмасмы соң?
Ул: «Безгә утырып сөйләшергә кирәк», — ди. Әмма мин инде теләмим. Күңелем түрендә аңа карата хисләрем бар. Моны яшермим. Ләкин ул хәзер миңа шартлар тезә, ә соңыннан ни булыр… Балам өчен ул нинди әти булыр? Киләчәктә ул мине сындырмасмы? Юк, аңа кире кайтасым килми.
Хәзер син ялгызмы?
Әйе. Аллаһ үзе минем өчен яхшы ир, балаларыбыз өчен үрнәк әти була алырдай кешене насыйп итсен.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев