Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Пугачеваның Киркоровтан улы үлгән! Примадоннаның улы бар идеме?

Эфирга Алла Пугачевага һәм аның ирләренә багышланган тапшыру чыкты. Примадоннаның үзенең интервьюсын да күрсәттеләр, анда ул Филипп Киркоровтан улы турында ачыктан-ачык сөйләде.

Алла Пугачеваның озак вакыт бер генә баласы була - беренче ире Миколас Орбакастан кызы Кристина. Ул Евгений Болдинага кияүгә чыккач, аның авырлы икәнлеге билгеле булды. Әмма җырчы популярлык пигында була - бер-бер артлы концерт бирә, хитлар булып әверелгән җырлар чыгара, шуңа күрә бу вакытта бала турында сүз берничек тә була алмый.

"Ул вакытта балалар турында уйлау мәгънәсез иде. Аның моңа вакыты булмады. Аның өчен гаилә - ул эш иде", - диде соңыннан интервьюда Евгений Болдин.

Примадоннага аборт ясатырга туры килә, аның нәтиҗәсендә сәламәтлеге какшый. Әмма аңа яшь җырчыга Филипп Киркоров белән никахта булганда балага узу бәхете елмая. "Основано на реальных событиях" тапшыруында артистларның күп тапкырлар белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләре, һәм тырышлыклары аркасында уңышка ирешүләре хакында сөйләнде.

Илһамланган Алла белән Филипп туачак сабый хөрмәтенә җыр яздыралар. «Зур мәхәббәтнең кечкенә сере...» - дип җырлап җибәрә Киркоров. Ләкин бәхетсезлеккә дучар булалар. Аның турында интервьюда Филиппның әтисе Бедрос Киркоров сөйләде: "Ул анда нәрсәдер күтәрдем, диде...." Нәтиҗәдә, Примадонна баласын югалта.

“Мин бу турыда сөйләшергә теләмим. Барып чыкмады. Барысы да Алла ихтыярында. Ул чагында без теләгәнчә булмады. Ул баланы миңа караганда да күбрәк тели иде. Мин аңламадым, ә менә аның бу бәхетне күрәсе килде", - дип аңлатты Филипп Киркоров.

Ул вакытта аңа нибары 27 яшь була, ә Пугачевага - 49.
Баласын югалтканнан соң, Алла Швейцариягә, Цюрихтагы клиникаларның берсенә оча, ләкин анда да аны журналистлар таба. Тапшыруда элеккеге әңгәмәне күрсәтәләр.

Примадоннаның балконда өстәл артында, ак киемнән, кояштан саклаучы күзлек киеп утыра. Янәшәдә - сары розалы ваза...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев