Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Олег Газмановны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар

Олег Газманов коронавирус йоктырган. Танылган җырчы һәм җырлар авторы хастаханәгә эләккән.

Олег Газмановны госпитализацияләү турында аның үзеннән билгеле булды. Танылган җырчы видеомөрәҗәгать бастырган, анда авырганы турында сөйләгән. Башта ул күпсанлы җанатарлар белән элемтәгә күптән чыкмавын һәм турыдан-туры эфирлар язмавын билгеләп үтте. Олег хатыны Марина белән бергә коронавирус йоктырган.

"Мин хастаханәгә эләктем. Миндә әле бу авыруга бәйле үпкә шеше, ис сизмәү, температура, хәлсезлек. Мин 6,5 килограммга ябыгырга өлгердем», - дип хәбәр итте Газманов һәм вакытында ярдәм күрсәткән табибларга рәхмәт белдерде.

Күрәсең, артист клиникада озак тормаган. Аның хатыны, коронавирус турында сөйләгәндә, аларның өйдә дәвалануын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев