Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Үлем куркынычы: Пугачеваның гаиләсе коронавирга юлыккан

Коронавирус Алла Пугачеваның туганнарына барып җиткән.

Инфекцияне артистканың оныгы Никита Пресняков кичергән. Россия буенча коронавирус таралуын дәвам итә. Ярты ел эчендә COVID-19 илнең бер миллионга якын кешесендә табылган.

Халык артистлары Лев Лещенко һәм Надежда Бабкина беренчеләрдән булып инфекцияне эләктереп алганнар иде. Соңгысы авыр формадагы таҗны кичерде. Россия эстрадасы Аллы Пугачевага кадәр инфекция барып җитмәгән, чөнки артистка Грязь авылында үз йортыннан чыкмый. Ә менә аның оныгы Никита Пресняков инде авырырга өлгергән.

Җырчы үзенең инстаграм-аккаунтына язылучыларга симптомнар һәм дәвалану турында сөйләде. Пресняков авыруның беренче чагылышлары дачада дуслары белән очрашудан соң башлануын искә төшерде. Йоклар алдыннан аны каты ютәлләү, бер сәгатьтән тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелде. Никита шунда ук үзендә COVID-19 булуын аңлаган, табибларны чакырткан.

Үткәрелгән тест нәтиҗәләре фаразларны раслаган.

«Сәхнә»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев