Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Туачак балабызга дип уйлап куйган бер-ике исем бар»

«Балалар кечкенәбезне көтәләр инде. «Бигрәк озак әле бу, әни», — диләр», - дип сөйләде Ландыш Нигъмәтҗанова. Ландыш Нигъмәтҗанованың дүртенче бәбиен көтү билгеле булган иде.

Без җырчыга шалтыратып, аның хәлләрен белештек.

«Әлегә кем туачагын белмибез. УЗИларга да әллә ни еш йөрмим. Алла теләсә, кем туачагын белгәч тә әйтмәячәкмен. Балабыз дөньяга килгәч, барысы да белерләр. Уйлап куелган бер-ике исем бар. Әмма алары да әле төгәл түгел. Шулай да мин бер дә борчылмыйм, уйларга вакыт бар әле», — ди җырчы.

Ландыш балалары белән авылда ял итә. «Балаларның авылдан кайтканы юк, диярлек. Ләйлә белән генә, кирәк булса, Казанга барып, кире кайтабыз. Балалар кечкенәбезне көтәләр инде. „Бигрәк озак әле бу, әни“, — диләр. Аллаһка шөкер, бала белән бу кызу көннәрне дә яхшы гына үткәрәбез», — дип сөйләде Ландыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев