Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар тормышыннан

Илнат Фәрхуллин: «Әнинең онкология белән авырганын абыйларга да әйтмәдем»

«Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт)...»

«Әнидә шикәр авыруы. Безнең туган көннәр әни белән бер көнне — 10 сентябрь. Туган көнгә бер атна кала шикәре күтәрелде. Сабага хастаханәгә ятарга менде, хәле көннән-көн начарая... Туган көн көнне чәчкә букетлары алдым да, киттем кайтып Сабага туган көне белән котларга.

Палатага кердем, әни үзенә охшамаган. Букетны кулына тоттырдым да, Казанга алып киттем. Бик яхшы табиб белән танышкан идем. Ризилә Ханнановна, мең рәхмәт сезгә! Әнинең бөтен җирен тикшерделәр, сәбәбен таба алмыйлар. 10 көн ятканнан соң минем үземә генә онкология түгелме икән дип әйтте. Чаптык шунда һәм таптылар. Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт). Әнигә «доброкачественный» дим, бер дә куркыныч юк,алып аталар и «всё»! Табиб миңа колакка гына «50гә 50» дип әйтеп куйды. Беренче вакыт бер кешегә әйтмәдем, абыйларга да.

Зур рәхмәт табибларга: Фәрхәд, Гөлназ, Ләйсән! Операциягә 5 көн кала әни белде һәм операция уңышлы үтте. Үзегезне саклагыз! Әнкәйләр янына кайтыгыз!”, – дип язган Илнат.

Архивтан

Фото: соц.челтәрләрдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев