Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөядә Масленицада ТР пешекчеләр Гильдиясеннән коймак пешерү буенча мастер-класс күрсәтәчәкләр

6 мартта Зөя утрау-шәһәрендә Масленица бәйрәме узачак. Программада Масленица йөреше, традицион җырлар һәм әйлән-бәйлән, чуар ярминкә, һөнәрчелек һәм кулинария остаханәләре, Кыш карачкысын яндыру планлаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Узган ел бу бәйрәмдә 20 меңгә якын кеше катнашты. Бер көндә моның кадәр халыкның килгәне юк иде әле. Без моны озак вакыт чикләүләрдән соң беренче чара булуы белән бәйлибез. Быел фаразлау кыен. Кагыйдә буларак, бу 5-6 мең кунак», - дип уртаклашты агентлык белән музей-тыюлык матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Нуреева.

"Ленивый торжок"та теләге булган һәркем ТР пешекчеләр Гильдиясенең коймак әзерләү буенча кулинария мастер-классларын карый алачак. Шунда ук «Мидгард» тарихи реконструкция клубы катнашында Байлар уеннары да узачак.

«Халык базары»на төрле вак-төякләр алып килергә мөмкин булачак, ә балаларга - алар уйнап туйган уенчыкларын.
Утрау кунаклары өчен шулай ук һөнәрчелек ярминкәсе, мастер-класслар, «Балта боткасы», фудкорт, атта шуу, нур-арбалет тиры, ыргыту тиры һәм башка интерактив мәйданчыклар оештырылачак.

Традицион халык уеннарын яратучылар «аркан тартышу», «скакалкада сикерү», «бүрәнәдә капчык белән сугышу» һ.б.ларда көч сынашырга була.

Музыка сәхнәсендә Свияжск кунакларына яраткан Даня Воронков «балалайка астында дөнья халыклары җырлары» программасы, шулай ук Татарстанның фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмнең кульминациясе «Дженази» төркеменнән театральләштерелгән ут тамашасы һәм Масленица карачкысын яндыру булачак.

Бәйрәм төшке вакытка планлаштырылган. Музей-тыюлык территориясенә керү ирекле.

Фото: «Свияжск утрау-шәһәре»музей-тыюлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев