Зөя утравына «Метеор» җибәрделәр
20 июльдән Казаннан Зөя утравына кадәр озак вакытлы ремонттан соң тизйөрешле «Метеор» судносын кабат суга төшерделәр.
«Татфлот» суднолар йөртү компаниясе белдерүенчә, ремонт ясаучылар судноның двигательләрен алмаштырган, кайбер системаларын һәм пассажирлар салонын да яңарткан. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 80нче елларда төзелгән бу судно хәзер өр-яңа кебек булган. Тизйөрешле теплоход Зөягә кадәр Казанның елга портыннан 10 сәгать 30 минутта китә, ә аннан соң утрауга кадәр 8 сәгать 20 минутта акрынрак йөри торган тихоходта барырга була.
Фото: www.pinme.ru/pin/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев