Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя утрау янында култыкка 16 меңнән артык чөгә (стерлядь) маймычлары җибәрделәр

Моның өчен "Биосфера-Фиш" оешмасы белгечләренә якынча өч сәгать вакыт кирәк булган.

Зөя култыгына барлыгы 16295 чөгә чыгарылган, һәрберсенең авырлыгы кимендә 10 гр тәшкил итә.

Чөгә - мәрсин токымлы, иң борынгы балыкларның берсе булган кыйммәтле балык. Чөгә традицион балык кулинариясендә бик популяр. Хәзерге вакытта ул Зөядә бик сирәк (тумыштан), язгы вакытта очрый.

- Татарстан сулыкларында әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынты ясау нәтиҗәсендә күп санлы промысел һәм бик кыйммәтле балыклар һәлак була. Ихтиофаунаны торгызу өчен, предприятиеләрне һәм оешмаларны җәлеп итеп, су биологик ресурсларына зыян салуны каплау буенча компенсация чаралары уздырыла, - дип аңлатты чарада катнашкан Зөя авыл җирлеге башлыгы Владимир Костюнин.

Исегезгә төшерәбез, чөгә балыкларның бик кыйммәтле төренә карый һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев