«Звезда Поволжья» баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафат
Табиблар белдерүенчә, Әхмәтовның хәле йөрәк һәм диабет авырулары аркасында кискенләшә.
66 яшендә «Звезда Поволжья» Россия газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафат булды. Аның улы Руслан сөйләгәнчә, 2 октябрьдә Әхмәтовны коронавирус белән башта инфекция хастаханәсенә, аннары икенчесенә озатканнар.
- Табиб йөрәк дип әйтә, диабет авыруы да бар иде. Хәзер аның үлеме турында белешмә көтәм. Әтинең хастаханәгә барасы килмәде, моннан үләсен белә иде, өйдә калырга теләде, - дип сөйләгән улы Азатлык радиосына.
Руслан шулай ук әтисенең Казандагы 7нче шәһәр клиник хастаханәсе бүлегендә дәвалануын да әйткән. Аңа COVID диагнозы куйганнар, әмма моргта әле ярып карамаганнар.
Татар интеллигенциясендә популяр булган «Звезда Поволжья» иҗтимагый-сәяси газетасын Рәшит Әхмәтов 2000 еллар башында чыгара башлады. 2018 елда ул җитди операция кичергән.
Аннан соңгы елларда ул табиблар күзәтүендә яшәгән, ләкин бу аңа журналист эшчәнлеге белән шөгыльләнергә комачауламаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев