Журналистлар мигрантлар балаларының мәктәпкә һәм гомумән җәмгыятькә ничек үзләштерелүе (социаль-мәдәни адаптациясе) белән танышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткән августтагы республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсендә мигрантлар балаларына рус телен өйрәтү мәсьәләсен күтәргән һәм бу юнәлештәге бурычларны билгеләгән иде. Бүген республика матбугат хезмәткәрләренә чит ил вәкилләре балаларының мәктәптәге социаль-мәгариф адаптациясе турында сөйләделәр.
Аларга Казан шәһәре Тинчурин урамында урнашкан 51нче санлы мәктәптә ачык дәрес күрсәтелде.
«Хәзерге елның 1 апреленнән балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибе үзгәрде. Хәзер чит ил балалары өчен ике өстәмә таләп куела. Беренчедән, алар Россия территориясендә законлы рәвештә булырга тиеш. Икенчедән, аларга дүрт өстәмә документны — миграция документларын, туу турында таныклыкны, дактилоскопия үткәргәнлеге турында справканы һәм медицина справкасын тапшырырга кирәк. Бу документларны тикшергәннән соң гына балалар тест тапшыруга чакырыла», — диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов.

Тест тапшыру республикабызда 77 ноктада оештырыла, ул һәр айның беренче дүшәмбесендә үткәрелә. Тест биремнәре Мәскәүдә эшләнеп, расланып, үткәреләчәк көннән бер көн алдан китерелә. Биремнәр ике өлештән тора: сөйләм һәм язма. Үтәү вакыты 15 минуттан 75 минутка кадәр.
«Бүгенге көнгә чит ил гражданнарыннан балаларын мәктәпкә укырга алу турында 554 гариза кабул ителде. Аларның 30ы кирәкле документларның тулы комплектын тәкъдим итмәгәне өчен кире кайтарылды. Калган 524 бала тест тапшыруга чакырылды. Аларның 427се тестны уңышлы тапшырды. Бу 82 процентны тәшкил итә. Аларның күбесе — Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләреннән. Сыйныфлар буенча караганда, беренче сыйныфка керүче 300гә якын баланың барысы да тестны уңышлы үтте. 77 бала, кызганычка каршы, тестны уза алмады», — дип өстәде Мөҗипов.

Җитәкче ассызыклавынча, тестта уңышсыз нәтиҗә күрсәткәннәр белән рус телен өйрәтү, белемнәрен күтәрү һәм тел белү сыйфатын арттыру буенча эш республиканың 54 мәгариф учреждениесендә алып барыла. Тестны уза алмаганнар, белемнәрен күтәргәннән соң, 3 ай үткәч, яңадан тест тапшырып карарга хокуклы.
Бүгенге көндә Татарстанда 3,1 меңнән артык мәктәп укучысы — мигрантлар балалары, шулай ук 22,4 меңнән артык чит ил студенты белем ала.
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев