Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Зур потенциалы булган шәһәр": Яшел Үзәндә адаптив физик культура мәсьәләләре турында фикер алыштылар

"Метеор" спорт-сәламәтләндерү комплексының конференц-залында ачык диалог формасында җирле халык белән очрашу узды, аның барышында Яшел Үзән районында адаптив физик культураны үстерү өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук якындагы елларга үсеш планнарын билгеләделәр.


- Яшел Үзән районы территориясендә адаптив физик культураны үстерү өстенлекле бурычларның берсе булып тора,ул район башлыгы Михаил Афанасьевның махсус контролендә тора, - дип билгеләп үтте Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин.

Конференциядән соң чарада катнашучылар җирле балаларның судагы күнекмәләрен карады. Яшел Үзәннең "Метеор" бассейнында балалар махсус программа буенча тренер Светлана Каюмова белән шөгыльләнә, биредә махсус күтәрткеч һәм кирәкле барлык инвентарь да бар.

- Яшел Үзән - зур потенциалга ия шәһәр, аны, һичшиксез, үстерергә кирәк. Барлык кисәтүләр һәм тәкъдимнәр безнең тарафтан эшкә алынды, - дип билгеләп үтте РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова.

Бүген "Метеор" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус дәресләр уза. Моннан тыш, башка спорт юнәлешләре буенча ел саен районда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемнәр оештыру планлаштырыла.

Яшел Үзәндә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен ел саен "По морям, по волнам" чарасы уздырыла, аның координаторларының берсе – Яшел Үзәннең сулыкларда коткару җәмгыяте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев