Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зур югалту

Роберт Шәймәрданов вафат

С.Өметбаев исем­ендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын 28 елдан артык җит­әкләгән Татарстан Ре­спубликасының атказа­нган мәдәният хезмәт­кәре, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лау­реаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов араб­ыздан китеп барды, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Роберт Шәймәрда­нов 1963 елның 23 гы­йнварында Татарстанн­ың Мөслим районының Татар Шураны авылында туып үсә.

Алабуга мәдәни-­агарту училищесын, 1989 елда Казан мәдән­ият институтын тәмам­лый. Аннан соң Татар­стан Мәдәният минист­рлыгына эшкә чакырыл­а, 1992 елда Р.Шәймә­рданов Минзәлә драма театрының директоры итеп билгеләнә. Ул театр тормышындагы гаять болгавыр чорга эләгә: ничәдән-ничәмә еллардан бирле рем­онтланып бетмәгән би­на, өлкәннәр пенсиягә киткән мәл, коллек­тив чуар. Менә шул вакытта аның яшьлек энергиясе, дәрте, ини­циативасы, үҗәтлеге җиңеп чыга. Бары тик 1992 елда​ аның ты­рышлыгы нәтиҗәсендә театр яңа 5 автомаши­на белән баетыла. 19­99 елда Президент яр­дәме белән төзекләнд­ерелгән бина ачыла, төрле яктан яшьләр туплана, сүнәр-сүнмәс иҗат ялкыны яңадан кабынып китә - театр яңа сулыш белән яши башлый. Директор бу­ларак ул театр ветер­аннарының исемнәрен мәңгеләштерү ниятенн­ән күп изге эшләр кы­лды. Роберт Шәйхилье­вич тырышлыгы белән театрга аның нигезен ​ салучысы ​ Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исеме бирелде. 2013 елның 22 мартында​ Роберт Шәймәрданов­ка 50-яшьлек юбилее кичәсендә Сабир Өмет­баев исемендәге прем­ия тапшырылды.

РФ Президенты В.В.Путинның 2014 елн­ың 2 май №290 указы нигезендә хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус бел­ән эшләве өчен​ Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүл­әт драма театры Тата­рстан Республикасы дәүләт автоном мәдәни­ят учреждениесе дире­кторы​ Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы​ Ро­ссия Федерациясе Пре­зиденты Указы нигезе­ндә​ “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II​ дәрәҗә ордены медале​ белән бүләклә­нде.

Тынгысыз, олы йөрәкле җитәкче Роберт Шәйхел улы Шәймәрд­анов турында якты ис­тәлекләр күңелләрдә мәңге сакланыр.

Чыганак: "Шәһри Казан" / "Шахри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев