Зур галимнәр белән бер баскычта торырлык Кеше
Шәһәребезнең 16нчы мәктәбендә Россиянең мәгариф отличнигы,Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь, районыбызның күренекле шәхесе иҗатына багышланган III төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары узды.
Без бу чарага бик теләп, ашкынып бардык. Чөнки Равил абый газетабызның чын зыялы дусты иде, үзенең зирәк киңәшләре белән ярдәм итте. Укучыларыбызны саллы язмалары, берсеннән-берсе мәгънәле, җырлап укыла торган шигырьләре белән даими сөендереп торды. Әйе, аның кебек үз фикерен җиренә җиткереп әйтә белүчеләр сирәк.
Бу чара актлар залында бик күркәм бәйрәм буларак ачылды. Ә иң мөһиме, килгән кунаклар Равил абыйга бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Алар шуның кадәр күңелгә якын, әйтерсең лә Равил абый үзе дә шушы залда гына утыра төсле иде.
2013 елда Равил Сәйфетдинов катнашында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылган иде. Узган ел читтән торып үткәрелеп, Курган өлкәсенең Кызылбай авылы укучылары да сәләтләрен сынады. Һәм әлеге мәктәп белән без үзара хезмәттәшлек хакында килешү дә төзедек. Алар быелгы укуда да катнаша. Гомумән, бәйгегә Равил Сәйфетдиновның әсәрләрен, шигырьләрен сәнгатьле уку, тормышы һәм иҗаты буенча тикшеренү проект эшләре, иң яхшы дәрес эшкәртмәсе буенча 120 эш кабул иттек. Иҗатына багышланган рәсем номинациясендә дә укучылар теләп катнашты. Аларга рәссамнар бәя бирәчәк, – дип бәйгене 16нчы мәктәп директоры, Равил аганың улы Рөстәм Сәйфетдинов ачып җибәрде.
Бу көнне ул бәйгедә катнашыр га килгән укучылардан да ныграк дулкынланды төсле. Әтисенең иҗатын, зур хезмәтен саклау, яшь буынга җиткерү юнәлешендә әле эшләр башлана гына дип уйлыйм.
Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеген җитәкләгән, Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Мирхәйдәрова исә, безне үзенең яшьлек елларына алып кайтты.
– Мин Мулла Иле мәктәбенә килгәндә 400гә якын бала һәм анда ике өйләнмәгән ир-егет (берсе Равил абый) һәм без – сигез кыз идек. Менә шундый зур коллективка яшьләр килгән чорга туры килдем. Барыбыз да егет-кызлар, башта бер смена дәрес укытабыз, аннары фермага агитация ясарга барабыз, соңыннан кабат кичке мәктәпкә юл тота идек. Равил абыйны гел күзәтә идем, ул һәрчак сабыр, матур булды, чәчләрен сыйпап куюлары да ни тора иде! Гомер буе укытучы буларак очрашып, аралашып тордык, конференцияләр үткәрдек, һәрвакытта да үзенең саллы, төпле фикерен әйтеп бирә белде. Ул күп яклы тәрәккыят ителгән шәхесләрнең берсе!
Төбәкара укуларга Мулла Иле кызы, Равил абыйның укучысы, ТР Хөкүмәте Документлар белән тәэмин итү идарәсендәге редакторлар экспертизасы һәм тәрҗемәләр бүлегенең баш белгече Рүзилә Гыйльметдинова да кайткан иде. «Яшел Үзән» газетасында хезмәт юлын башлаган якташыбызның да истәлекләре күздән яшь тамчыларын тәгәрәтте.
– Равил абый минем киләчәгемә тәэсир ясаган кеше ул. Бүгенге көнгә килеп җитүемдә аның роле зур. Беренче каләм тибрәтә башлагач та, киңәшләрнен биреп, миннән район газетасына язарлык хәбәрче ясады. Журналистикага барам дигәч тә, ул миңа филология факультетына керергә киңәш итте. Без бер аланда печән чаба, ә ул миңа чалгымны кайрый иде. Ул әтисез үскәнгә күрә, мине дә якын иткәндер. Мин дә әтисез үстем. Әзмәвердәй ике улы белән килеп, зур болынны ике көндә чабып киткәндә, эх, кызыга идем. Без әни белән атналар буе чаптык. Равил абый олы тормышка чыкканда миңа никах укыды. Соңгы тапкыр күрешүебез генә тиз булды, Казанга китәсе булганга ашыктым. Сөйләшәсе сүзләребез күп калды. Равил абыйның салмаклыгын, һәр сүзен үлчәп кенә сөйләвен бүген мин улы Рөстәмдә күрәм, әтиегезгә охшый барасыз. Һәм бүген остазымның иҗатын балалар яратып сөйли икән, бик бәхетлемен. Равил абый Илдар Юзеев, Тәлгать Галиуллиннар кебек бер баскычта торырлык зур шәхес иде. Казанга киткән булса, бөтенләй республика гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә белерлек зур галим булыр иде. Ләкин аны туган нигезе, авылы үзенә тартты. Һәм ул безнең бәхеткә!
Укучылар секцияләргә бүленеп эшләде. Һәммәсен дә йотлыгып тыңладык. Ә инде якташыбызның иҗатын, шигырьләрен өйрәнеп, башкалар алдында чыгыш ясаулары үзе бер җиңү дияр идем. Укытучыларына да зур рәхмәт һәм төбәкара укулар дәвамлы булсын. Язмамны йомшак күңелле, бар кешеләрне дә эчкерсез ярата белгән Равил абый Сәйфетдиновның бик тә актуль шигырь юллары белән тәмамлыйм:
Ялган шөһрәт, даннар белән түгел,
Эшең белән калдыр эзеңне.
Эзләп тапсын кеше мәхәббәте
Тормыш эчләреннән үзеңне.
...Сандугачны тыңла, күренми дә,
Җыры белән ничек хөрмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев