Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зур бала – зур бәла...

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Газета бик матур, укырга мәгълүмат күп, алга таба да шулай чыгып торыгыз, «Яшел Үзән» озын гомерле булсын. Хатлар битен дә үз иттем, чынлап та гыйбрәтле шул кеше язмышлары. Менә мин дә эчемне бушатырга, райондашлар белән борчуларымны уртаклашырга телим, бәлки хатымны бастырырсыз, мондый хәлләр башларыннан узучылар бардыр, киңәшләрен дә көтеп калам...

Үз җаена аккан тормышыбызга күңел тынычлыгын алырдай вакыйгалар кушылды. Бәхеткәме яки бәхетсезлеккәме икәнен әле дә аңламыйм.
Ирем белән утыз елга якын матур гына гомер иттек. Бер ул үстердек. Бердәнберебез бик тә көттереп туды, шуңа күрә, икенче бала турында сүз чыккач, мин ризалашмадым. Икенчесе тугач, шундый авырлык белән дөньяга килгән беренче балабызны әзрәк ярата башлавыбыздан курыктым. Юләрлек, әлбәттә, әмма хәзер вакытны кире кайтарып булмый.
Гаиләдә бердәнбер үскән баланың нинди булуы турында күп ишетәм. Ул эгоист та булып үсә, тыңлау­сыз да, әти-әнисенең җилкәсеннән төшмәячәк, тормышта да үзеннән башкаларны яратмый, имеш. 

 

Безнең Илһам бөтенләй андый түгел. Акыллы да, чибәр дә, мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыды. Ә аның дәресләре белән иремнең дә, минем дә утырырга вакытыбыз булмады, икебез дә эшләдек. Өйгә кич кенә кайта идек. Без кайт­кан төшкә өйне дә җыеп куя, бәрәңге дә әрчеп куя. Күршеләр дә Илһам турында гел яхшы сүзләр генә әйтте. Мәктәпне тәмамлады, институтка керде – шулай ук үзе.

 
Шул вакытта без ирем белән уйлана башладык – вакыт бара, сизми дә калыр­быз, югары уку йортын да тәмамлар, гаилә кору турында уйлый башлар. Үзенә яшәү өчен бер почмак әзерләргә кирәк. Шулай уйлап таптык – нәрсәбез бар, барысын да җыеп саттык: иске дүрт бүлмәле «хрущевка»ны, иремнең гаражын, дачаны. Үзебезгә авылдан өй, ә Илһамга төзелеп бетә торган яңа йорттан зур бер бүлмәле фатир алдык. Бик уңышлы килеп чыкты! Хуҗалыгыбызны булдырдык, авылыбыз шәһәрдән 20 минутлык ераклыкта гына, улыбызның да йортын тиз арада төзеп бетереп, тапшыр­дылар.
Улыбыз диплом алды, һөнәре буенча булмаса да, заводка эшкә урнашты, яңа булмаса да, яхшы машина алды.

 
Һәм башланды.

 
Башта шалтыратулар сирәгәйде. Моңа кадәр һәр көнне кич белән шалтыратмыйча калмый иде. Ирем тынычландыра: «Нәрсә инде син истерика куптарасың, егет кеше бит ул, эшләре бардыр», ди. «Ә бәлки нинди дә булса кыз белән дуслашкандыр?» дип уйлыйм үзем дә, әмма барыбер үземә урын таба алмыйм. Ни генә әйтсәләр дә ана йөрәге барыбер сизә ул нидер буласын.
Мин Илһамның кайчан кызлар белән йөргәнен сизә идем (монах түгел бит инде ул, элек тә кызлар белән йөрде), үзе дә гел алар белән таныштыра иде. Ә бу юлы...
Мин улым белән сөйләштем, әлбәттә. Тик аннан соң да тынычланмадым. Әйе, кызы бар. Әйбәт, акыллы, аның белән заводта мастер булып эшли икән, Фәридә исемле һәм сөйләшүебездән, улымның күңеленә бик тирән кереп урнашканын, аңа өйләнергә теләвен аңладым. Бергә безгә кайтуларын теләдем. Илһам ризалык бирде, әмма ике ай узды, ә алар күренмәде. Ни уйларга да белмәдем инде. Хәзер ирем дә борчыла башлады. Чираттагы тапкыр аларны кунакка чакыруыма улымның авыз эченнән ботка ясаганыннан соң, җыенып, үзебез аларга барырга карар кылдык. Ә нигә бармаска ди әле, без аның әти-әнисе лә!
Камыр ризыклары, үрдәк пешердем, тозлы-мызлы әйберләр, вареньелар белән банкалар алдык та, киттек. Өйләренә барып җиткәнче үк күңелем тынычсызланды. Иремнең дә киеренкелеге йөзенә чыккан иде – ул да дулкынлана.

Ишек төймәсенә бастык, улым ачты, ә аның артыннан балалар йөгерешеп чык­ты... Башта аларның ничәү булуын аңламый да тордым. Аннары өчәү икәнен абайладым. Һәм бер кыз чыгып басты. Нуу, кыз дип индеее... утыз биш яшьләр тирәсендәге яшь хатын... Ә безнең малайга – 26!
Шуның кадәр дулкынландым, чынлап, хәтта тавышым утырды, сүз әйтә алмый тордым. Ярый әле ирем ярдәмгә килде: «Улым, без узып барышлый кереп, хәлеңне белеп чыгарга булдык әле...»
Илһам да башта югалып калды, аннары тиз генә үзен кулга алып, теге кызны биленнән җиңелчә генә бер кулы белән кочып:
Әти, әни, таныш булыгыз – бу Фәридә. Ә болар безнең балалар... Балалар! Килегез, әби-бабаегыз белән танышыгыз.


Мин параличланган кебек сүз әйтә алмыйча торуымны беләм. Бу нәрсә инде, мин уже әби дә булып чыгаммы? Фәридә миңа бик игътибар белән карап тора һәм миңа аны кабул итәсе бик авыр булуын аңлый кебек.
Мин Илһамны бик яратам, диде ул әкрен генә.
Еще бы! дип тыелып кала алмадым мин. – Ә ник аны яратмаска?! Тик... ул бит әле япь-яшь!
Ну, әни, «возраст – дело наживное» диләрме әле, – дип, улым көлемсерәде генә.

Бераз утырдык та, җыенып, өйгә кайтып киттек. Рәтләп сөйләшмәдек тә. Күренеп тора, кыз начар түгел: балалары да тәртипле, азгын түгел, кычкырышмыйлар, бер-берсе белән дә бик дуслар. Тәрбия­леләр, чисталар – ә бит без кисәтмичә килеп кердек. Илһамга бик яратып, зур хөрмәт белән карыйлар...
Аның җилкәсенә шуның кадәр бала әлегә нигә соң? Үзенекеләрне таба алмый что ли? Аның бөтен этабын үз башыңнан уздырырга кирәк бит: йөклелек, кызмы-малаймы икәнен белү, аннары пеленкалар, распашонкалар... Ә мондаа...


Юл буе елап кайттым. Башта ирем яңакларын чәйнәп кайтты, аннары түзмәде:
Әнисе, без синең белән дөрес уйламыйбыз. Бәлки ул Фәридәсе белән чынлап та бәхетледер. Хәзерге кызларның нинди икәнен беләсең бит, ә бу... Өйләрендә чисталык, балалары каралган... борчылма.


Ничек борчылмаска? Ул чит балаларны ничек тәрбияләр? Үзе дә малай гына бит әле! Ә уртак балалары туса, болары арткы планга күчмәсме?
Менә белмим, бәхет килдеме безгә, әллә бәхетсезлекме? Бәлки газета укучылар киңәш бирер? Бик рәхмәтле булыр идем, чөнки кемнән киңәш сорарга да белмим, танышларга әлегә бу турыда сөйлисем килми. Беләм, бу минем яктан әшәкелек, әмма юллары аерылуына да өметләнәм әле...

Төпле киңәшләрегезгә дә өметләнеп, райондашыгыз С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев