ЗПКБ проектындагы кораблар – Балтыйк флоты нигезе
Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы диңгез һәм елга судноларын проектлау өлкәсендә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде.
Бюро 1949 елның 18 ноябрендә оештырыла. 75 ел эчендә биредә 70тән артык проект һәм төрле конструктив схемалар эшләнә, алар буенча Яшел Үзән, Калининград, Керчь, Хабаровск, Сретенск, Феодосия һәм Санкт-Петербург заводларында 870 кораб һәм судно төзелә, шуларның 200дән артыгы экспортка җибәрелгән. Бюро шулай ук нефть-газ тармагы, геофизик эшләр, скважиналарны ремонтлау һ.б. өчен җиһазлар проектлый. Яшел Үзән ПКБсы төзү турындагы карар сугыштан соңгы авыр елларда ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән. Җитәкче итеп гаҗәеп энергияле Александр Кунахович билгеләнә. Аның идеяләре әлегә кадәр актуаль булып кала.
«Бюро фәнни тикшеренүләргә һәм оптималь схемаларны эзләүгә нигезләнгән техник карарлар эшләп чыгарганда үзенең «почеркы» белән аерылып тора. Бу тәҗрибәле коллективны һәм предприятиенең үзен катлаулы 90нчы елларда саклап калырга ярдәм итте», – диде Татарстан Рәисе.
Предприятиенең төп горурлыгы – коллективы. Төрле вакытларда биредә 5 Ленин һәм 8 Дәүләт премиясе лауреаты, 2 Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты эшләгән. Рөстәм Миңнеханов бюро үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга аерым рәхмәт белдерде. Алар арасында 50 елдан артык эшләгән хезмәткәрләр дә бар. Болар – Виктор Кашкин, Владимир Карпук, Светлана Макарова һәм Виктор Широков.
Предприятиедә иң яхшы традицияләр буыннан-буынга күчә, тулы хезмәт династияләре бар: Иваненко, Рәхмәтуллиннарның хезмәт стажы – 104, Кушнирларның – 72 ел. Биредә талантлы яшьләрнең күп булуы да яхшы күрсәткеч булып тора.
Рөстәм Миңнеханов бюро хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, шул исәптән РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов исеменнән котлауны аның урынбасары, суднолар төзү департаменты башлыгы Алексей Исачкин җиткерде.
Предприятие хезмәткәрләрен, шулай ук, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие, адмирал Александр Моисеев котлады. Аның сүзләрен Хәрби-Диңгез флотының корабль төзү идарәсе башлыгы, контр-адмирал Владимир Тряпичников тапшырды. «Бюро бүген проектлана торган Хәрби-Диңгез флотындагы кече һәм иң зур корабльгә кадәр су өсте судноларының бөтен линейкасын үзләштерде. Сезнең кораблар бүген – Балтыйк флотының нигезе. Сез киләчәк өчен эшлисез. Бу «Лисица» проекты дип атала. Яхшы исем, яхшы җәнлек. Минем уйлавымча, сез барысын да булдырырсыз!» – диде ул һәм ЗПКБга су асты көймәләрен проектлау турындагы идеясен карарга тәкъдим итте. «Шаярту шаярту белән, әгәр сез бөтен линейканы үзләштергәнсез икән, башкасын да ясый алырсыз», – диде адмирал һәм ЗПКБ директоры Евгений Жирковка су асты көймәсе моделен бүләк итте.
– Хәзерге вакытта ЗПКБда 3 проект өстендә эш алып барыла, шул исәптән икесенең илдә аналогы юк. Бу күренми торган бортлар һәм экипажсыз корабльләр, хәрби һәм гражданлык суднолары, алар серияле җитештерүгә керәчәк, – дип сөйләде Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.
ЗПКБ хезмәткәрләренә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан, шулай ук Татарстан ведомствосы җитәкчесе Олег Коробченкодан бүләкләр тапшырдылар. Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре һәм медальләр Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевтан, шулай ук «Ак Барс» корпорациясеннән бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев