Зөлфия Хәйруллина: «Баласының исәнлеге өчен барысына да түзгән әнине мин гомерем ахырына кадәр догадан калдырмам»
Бүгенге көндә республика клиник хастаханәсенең бер палатасын биләп, Татарстан районнарыннан җыелган сырхаулар белән көн дә кичен узган дискуссиянең шаһиты мин. Иий, кемнәр генә, нинди генә авырулар юк монда.
Нишләп Ходай бу сынауларны безгә генә бирә икән дип, зарланучылар юк. Без күрәсен башкалар күрмәс дип, язмышка буйсынып, айлар буе шифа алучылар җыелган.
Әле үземнең дә баштан узганнарны яткан килеш искә алам. Бу хәл миңа 5 яшьләр чамасы тирәсендә булса да, бүгенгедәй исемдә. Кыш уртасында каты авырып киттем, югары температура, күңел болганып өйдә ятам, урыным почетлы – әнки белән бер караватта. Башка карават булмаганга, әнки белән йоклау өйдәге балалар өчен – зур бәхет.
Шулай иртәдән кичкә кадәр күзне дә ачмый чирлим. Бер мәлне үземә: «Колбаса ашыйсым килә», – дип дәштем. Шул сүзләрне ишетү белән мәрхүмә Гайшә әнки: «Тәүбә, тәүбә, нинди дуңгыз колбасасы ашау ул, каян башыңа керде! Аны ашасаң, минем янга ятмыйсың!» – дип кырт кисте. Бер генә намазын калдырмаган, чисталык бөркелеп торган, бөтен жирдә ару булучы бит ул! Шул көннәрдә урамыбызда Афраим һәм Наилә апа Сафиуллиннарда яңа йорт җиткезгәннән соң, өй туе уздырабыз дип, әти белән әнигә өндәү биреп киттеләр, мин әкрен генә әни янына барып, кечкенә бармакларым белән күрсәтеп: «Әниии, әәәәз генә колбаса алып кайт, колбаса ашасам, тереләм», – дидем дә, караватка аудым. Әни мәрхүмә моның өчен әнкидән эләгәсен белә торып, берничә кат гәҗиткә төреп, колбаса алып кайтты! Баласының исәнлеге өчен барысына да түзгән әнине мин гомерем ахырына кадәр догадан калдырмам.
Күчтәнәчне күргәч, әнки дә нишләргә белмәде, күзләремне аңа тутырып карагач, риза булды. Берничә кат гәҗиткә төрелеп, суы белән җебеп беткән колбасаның исен, тәмен, хәтта гәжиткә язылган хәрефләренә кадәр онытылмаган шифалы ризык булды ул. Шифасы тиде, өйдә йөри башладым. Моңа сөенгән кешеләрнең беренчесе әнием булса, икенчесе – Гайшә әнки. Шуннан соң ул йортка колбаса кертмәде. Шәһәрдән күчтәнәчкә алып кайтсалар, урамдагы шкафка куеп, аерым пычак белән берәр кисәк әтигә генә ашарга ярый иде. Колбаса ашаган балалар өстәл артына утырмый, бу шундый тәртип, шулай булмаса, намазың дөрес түгел дип саный иде әнки.
Менә хәзер икенче атна хастаханәдә ятам, әз генә дә алга китеш күренмәгәч, эххх, теге чактагы кебек, бер телем тылсымлы колбаса ашап, тизрәк аякка басарга иде, дигән хыял бер башымнан чыкмый. Ул чактагы кебек тәмле колбасаны хәзер таба да алмыйсың. Атныкы, сыерныкы булсын – бер тәме дә юк. Ярар, кемгә ярый – ашасын, ярамаганнар өчен хәләл ризыклар да күп бүген. Теләгем бер генә – һәммәгез дә исән-сау гына булыгыз! Авылда, фәлән кеше үлгән икән, дигән сүзне ишетү, сезнең өчен дә, минем өчен дә, авылдан читтә яшәүчеләр өчен дә авыр. Исәнлектә күрешүләр насыйп булсын! Бүгенге матур тормышның кадерен белеп, рәхәтләнеп яшик әле!
Редакциядән: Даими авторыбыз Зөлфия Хәйруллинаның тизрәк терелеп, аякка басуын, кызыклы язмалары белән киләчәктә дә укучыларыбызны сөендерүен телибез.
Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев