Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөлфия Вәлиева: «Полиция хезмәткәре исерек булган. Коралын алып энемне атып үтергән»

Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актрисасы, педагог Зөлфия Вәлиева белән хәбәргә чыккач, ул үз өенә кунакка чакырды.

Кешенең йорты да аның турында бик күп әйбер сөйли бит. Йорт тирәли аллы-гөлле чәчкәләр утыр­тылган, бөтен урамны яңгыратып радиодан татар җырлары яңгырап тора. Өйдән нур, җылылык бөркелә.
– Каладан авылга күченгәнсез икән. Бик матур җир, күз тимәсен! Шәһәр сагындыр­мыймы?
– Казанда ике бүлмәле фатирда яши идек. Яшәү урыныбызны киңәйтәсе килде. Хатын-кыз шундый тынгысыз җан бит ул. Бу йортыбызны күргәч тә аңа гашыйк булдык. Кеше үзенә насыйп булган җирне барыбер таба икән.
– Сез дөньяга килгәндә әти-әниләрегез бик яшь булган икән.
– Мин туганда, әнигә – 19, әтигә 21 яшь булган. Яшь әти-әниләр булу – горурлык бит ул, шуңа күрә балачакта бераз масаеп та ала идем. Энем Рөстәм белән яшь аермабыз ел ярым гына булгач, безне хәтта игезәкләр дип йөртәләр иде.
– Әти-әниләрегез кем булып эшләде?
– Әни кибетче иде. Әти хәзер дә дары заводында столяр булып эшли. Яше 70тән артса да, эштән, хәрәкәттән туктамый. Үз көйләре белән Казанда, тигезлектә яшиләр, шөкер.
– Балачагыгыз нәрсә белән истә калды?
– Мине гел тыялар иде. «Кызый, тик кенә утыр. Аның хәтле көлмә, кеше көлдермә», – дип әйт­кәннәре хәтеремдә. Кечкенәдән бик шук булганмын. Минем бөтен әйберне беләсе килә иде. Астрология күзлегеннән дә мин – укытучы икән, шуңа күрә холкымны берничек үзгәртә алмыйм. Балалар белән күбрәк эшли башлагач та, бу сүзләргә инандым. Спектакльләр куеп, зур җиңүләр яуладык. Эшемдә Аллаһ Тәгаләнең ярдәмен тоям, әйтерсең лә мин үз юлыма бастым.
– Зөлфия ханым, энегез вафатына ничә ел булды инде? Бу фаҗигагә ачыклык кертеп булдымы?
– Энем вафатына 29 ел инде. Аларны юлда ЮХИДИ хезмәткәре туктаткан. Ничектер сүзгә килеп, ике арада бәхәс купкан. Полиция хезмәткәре исерек булган. Коралын алып энемне атып үтергән. 29 декабрьдә җирләдек. Яңа ел җитүе энемнең үлеме турындагы хатирәләрне яңартып тора. Рөстәмгә 20 яшь иде, 9 айлык бала әтисез калды. Кайгы – гаиләңдәге якын кешеңнең үлеме. Калган сынауларга борчылырга да кирәкмидер.
– Сезнең аралар бик якын булган, ахры...
– Әйтәм бит, безне игезәкләр дип атыйлар иде. Ул шундый чибәр, спорт гимнастикасы буенча спорт мастеры иде. Аның гәүдәсе, бөдрә чәчләре…
– Энегезнең кызын да сез тәрбияләп үстердегез дип беләм. Ни өчен ул әнисе белән калмады?
– Динарага 2 яшь булганда, әнисен (энемнең хатыны) кулга алдылар. Килен сөйләве буенча, аңа акча кирәк булган, шуңа бер чынаяк анашаны саттырганнар, шунда ук кулга алалар. Динараның әнисен ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Балакай әти-әниләрем карамагында калды. Миннән булсын яхшылык дидем дә, Динараны әнисе янына төрмәгә алып бардым. Без анда бер кич кундык та әле. Төрмәдә утыручы кызларга итле бәлеш тә пешердем. Мин ана баласын сагынадыр дип уйлап, бу гамәлемне чын күңелдән эшләдем. Әнисе төрмәдән чыкканда, Динара безнең белән яши иде инде. Яңа фатирга күчкәч, иремнән рөхсәт сорап, энемнең кызын үз балаларыбыз белән бергә тәрбияләп үстердек. Опекунлыкны үз өстемә алдым. Динараның әнисе янына кайтасы килмәде.
– Динара сезгә «әни» дип эндәшәме?
– Юк инде. Аның исән-сау әнисе бар бит. Миңа «әни» дип әйтүе кирәк тә түгел. Динараның «апайка» дип эндәшүе дә күңелемә җылы бирә. Без бик яхшы мөнәсәбәтләрдә.
– Күп еллар «Зө-Ләй-Лә»дә чыгыш ясадыгыз. Башкаручылар составы үзгәрмәгән бердәнбер төркемдер сез. Әле бит хатын-кыз коллективында эшләү дә кыен, диләр. Шулаймы?
– Бәлки, мактану булыр инде бу, әмма 26 ел башкаручылары бер дә үзгәрмәгән төркем бармы икән? Кызлар белән дә төркемнең таркалуы турында сөйләшкәнебез булмады, рәсми рәвештә игълан да итмәдек. «Зө-Ләй-Лә»нең элеккеге җыр­ларын тыңлыйм да, шундый рәхәт булып китә. Анда күпме хезмәт, күпме көч сарыф ителгән. Кызлар белән дуслыгыбыз озак елларга сузылды. Әле дә сөйләшеп, язышып, аралашып торабыз.
– Тормыш иптәшегез турында да сөйләшик әле. Ничек таныштыгыз?
– Тәлгать ут куючы булып эшли. Без театрда таныштык. Тәлгать беренче тапкыр мине «Сүнгән йолдызлар» спектак­лендә үз утларында күреп алды. Шул вакыттан ук миңа күз салган булган. Бу максатыөстендә 2 ел эшләгән. Дөресен әйткәндә, башта мин аңа игътибар да итмәгән идем. Аллаһ Тәгалә вакыты җиткәч, үзе күзләрне ача икән. Беренче очрашуда Тәлгать тормыш иптәшем булачагын белсәм, ышанмас идем. Мин аны хезмәттәш егет, дус буларак кына кабул иттем.
– Балаларга тавыш күтәргәнегезне күз алдына китерә алмыйм. Сез нинди әни?
– Дөресен генә әйткәндә, минем эчемдә берничә шәхес яши. Бик таләпчән дә була алам. Кешеләрнең күзгә карап ялганлап торуына чыдый алмыйм. Балаларга да: «Мин дөрес эшләмәдем», – дип килеп әйтергә кушам. Үз хатаңны тану зур батырлык бит ул. Улым Кәрим әтисе кебек ут кую белән шөгыльләнә. Кызым мәктәптә укый, «Апуш» балалар театр студиясендә шөгыльләнә. Латыйфа белән холыкларыбыз капма-каршы. Ул бар эшне дә ипләп, әкрен генә үз көенә эшли. Без бер-беребездән өйрәнәбез. Һәрберсенә бәхет телим. Хәзер балалар өчен сәнгать мәктәбе ачу хыялы белән янып яшим. Музыка, театр буенча да белемем бар. Кечкенә татар кызларына этикет дәресләре дә бирер идем, аш-суга да өйрәтер идем. Матур, дәрәҗәле, абруйлы татар кызлары буынын тәрбиялисем килә, шуңа күрә әле эшләнергә тиешле эшләр алда кебек тоела.

 

(Кыскартып алынды).

Илгизә Галиуллина
«Шәһри Казан»

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

37

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев