Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Зөлфәт Зиннуров гаиләсендә югалту: «Өч көн элек туган көне иде, кичә китеп барды...»

Зөлфәт Зиннуровның гаиләсе кайгы кичерә.

Җырчының әтисенең бертуган абыйсы вафат булган. Зөлфәт Зиннуровның җирләү мәрасименә китеп барышы.

«Алда – Бигәнәй зираты, артта – мәет белән машина… Менә шулай кеше килә, кеше китә бу җир йөзеннән. Әтинең бертуган абыйсы Фәим абыйның 3 көн элек туган көне булды. Кичә менә 77 яшендә китеп барды. Авырды инде… Җирләргә китеп барабыз.

Әтиләр 6 бала иде – 3 ир-ат, 3 хатын-кыз. Нәселләренең ир-атлары барысы да китеп бетте инде. Апаларыбыз исән-сау әле, Аллаһка шөкер. Исәннәргә – исәнлек-саулык, мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын», – дип сөйләде Зөлфәт Зиннуров.

Зираттан кайтканда, ул авылдагы җитәкчеләргә, халыкка рәхмәтләрен әйтә.

Интертат 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев