Зөлфәт Зиннуров: «Әни болын кадәрле өйдә берүзе…»
Татар – мактанчыкмы, тыйнакмы? Хәзерге татар җырларының төп кимчелеге нидә? Хатын-кызның урыны кайда? Ир – баш, хатын – муенмы? «Татар радиосы» баш мөхәррире, өч бала әтисе Зөлфәт Зиннуров белән әңгәмәбез шактый күп һәм төрле темаларны колачлады.
Без әле тагын бәхет формуласы, әти үрнәге һәм тормыштагы үкенечләр турында да сөйләштек.
«Һәр кешегә ярап бетеп булмый бит»
– Соңгы арада сезнең радио шактый зур үзгәрешләр кичерде, һаман да эзләнәсез, ахры. Заманга яраклашу авырмы?
– Авыр. Хәзер яшьләрне җәлеп итү авыр. Алар бөтенләй башка дөньяда – интернетта «яши». Элек студентлар да радио тыңлый иде, тулай торакларда радиоалгычлар торды. Хәзер алай түгел. Шуңа ничек тә заманга яраклашырга, яңалыклар кертергә тырышабыз. Һаман эзләнүдә, һаман «мөгез чыгарып» карауда.
– Бүген радионың төп аудиториясе дип кемне әйтәбез?
– Машинада йөрүчеләр, һәр иртә эшкә баручы кешеләр. Чөнки, әйтик, иртәнге эфир вакытында гел юлдан шалтыраталар. Арада хуҗабикәләр дә була, ләкин күпчелеге – эшкә йөрүчеләр, көн саен машинада билгеле бер араны узучылар.
– Яңа тавышлар табып буламы?
– Юк, бик авыр. Аеруча егетләр юк. Яшь егетләр арасында татар телен камил белүчеләр, радиода эшләргә атлыгып торучылар юк.
– Бу нишләп алай икән?
Журналистикада электән шул хәл бит инде. Радиода өстәвенә графигы үзгәреп тора. Татар журналистикасында хезмәт хакының да ничегрәк икәнен сөйләп тору кирәкмидер. Бездә күбрәк энтузиастлар, үз эшен бик яраткан кешеләр эшли.
– Ә тыңлаучылар ир-ат тавышын күбрәк яраталармы, әллә хатын-кызныкынмы?
– Тавышка караптыр ул. Кайбер алып баручыларның тавышлары күңелгә үтеп керә алмый, кайберләренеке беренче минутлардан ук җәлеп итә. Әле бит ул татар телендә камил сөйләшәм дә бетте түгел. Дөрес интонация, дөрес итеп сулыш алу, дөрес итеп басым кую, тавышның харизмасы булу да кирәк. Шуңа күрә җенескә генә карамыйдыр ул. Бер үк диджей турында әллә ничә төрле фикер килә. Һәр кешегә ярап бетеп булмый бит.
«Кичә-бүген генә бер унлап җырны кире борганбыздыр»
– Бүген «Татар радиосы»ның кыйбласы нинди?
– Без барыбер да татар телен саклауны алга сөрәбез, төп юнәлешебез шул. Бездә рекламалар да татарчага тәрҗемә ителә, кайбер русча ишетеп ияләнгән сүзләр дә татарча әйтелә. Әйтик, «иганәче» сүзен күпләр бөтенләй белми иде. Хәзер менә кереп китте. Шундый вак кына тоелган әйберләр дә сеңә бит ул. Ә без шундый юллар белән булса да телне сакламасак, бу радионың кемгә кирәге калачак? Җыр тыңлар өчен генә булырмы? Җырларның төрлесе бар бит бүген….
– Радиога алып килгән җырларны кире борган чаклар булдымы?
– Күп булды. Кичә-бүген генә бер унлап җырны кире борганбыздыр. Безнең худсовет бар. Радиога китерелгән җырны кимендә дүрт кеше тыңлый. Алар арасында музыкаль мөхәррир, генераль продюсер да бар. Тыңлап, һәр кеше үз фикерен әйтә. Кайбер җырлар көнгә бер генә тапкыр куярлык була, кайберләрен көнозын яңгыратабыз, кайсыларыдыр бөтенләй кире борыла.
– Бүгенге җырларның төп кимчелеге дип нәрсәне атар идегез?
– «Анладым», «килям», «кунел» – татар хәрефләрен, татар авазларын русчалаштырып җырлау күп хәзер. Я булмаса «а» хәрефен татарча әйтмәү, мин аны «шәһәрчә җырлау» дип әйтәм инде. Безнең яшьләр арасында популяр булган кайбер җырчыларны тыңлап булмый, колакны кисә. Гәрчә шул ук җырчылар элегрәк татарча авазлар белән җырласа да. Менә хикмәт. Андый җырларны эфирга бирмибез. Акча эшләү – бер нәрсә, дәрәҗәне югалтмаска кирәк.
– Күпләр, хәзерге җырларның сүзләре начар, мәгънәсе юк, ди.
– Аны инде 10 ел элек тә, 15 ел элек тә шулай дип әйтүчеләр күп булды. Элек әнә такмаклар бик күп һәм бик популяр иде. Берәрсен тыңлап карагыз – мәгънәсе нинди соң? Хәзерге көндә дә бик популяр җырларны алсаң, аларның күбесе такмак кебек. Бөтен популяр җырлар мәгънәле дип әйтеп булмый.
«Мин татарны шулкадәр мактамас идем»
– Әлеге дә баягы алып баручылар темасын итсәк, сөйләшә белү – бер нәрсә, ә җор телле кешене тыңлау бөтенләй башкача бит. Татарны электән, җор телле халык, дигәннәр. Ләкин без бу сыйфатны югалттык кебек.
– Җор телле кешеләр татарда гына түгел инде ул. Мин, гомумән, татарны шулкадәр мактамас идем. Безне: «Татар – бөек, даһи халык!» – дип өйрәттеләр. Бездә «моң» бар, бу сүз хәтта тәрҗемә дә ителми! Ә нигә шулай шапырынырга? Тыйнак бул! Татар бит әле тыйнак та булырга тиеш түгелме соң? Башка халыкларда да бар инде ул моңлы җырлар, моңлы җырчылар, җор телле кешеләр.
– Ә бит, без артык тыйнак, дигән фикер дә яши.
– Алай дип тә әйтүчеләр бар. Күрдеңме, алтын урталык юк! Ләкин, тыйнак булмыйк, дип әйткән очракта, нишләмәкче буласың син?
– Безнең бүген үзебез турында «бөек халык» дип әйтергә хакыбыз юкмы?
– Бу сүзләр «менә безнең Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллин кебек бөек шагыйрь һәм язучыларыбыз бар, читекне дә иң беренче без ясап кия башлаганбыз» ише сүзләр белән раслана иде. Мин моны инкяр итмим, билгеле. Хәзерге көндә дә дәүләт эшендә җитәкче урыннардагы кешеләрне кара – татар фамилияләре бик еш очрый. Горурланасың инде барыбер, менә бит татарлар нинди югары дәрәҗәләрдә эшлиләр, дип. Без бит инде күптәннән кушылып беткән, бер илдә, бер җирдә яшәүче халык. Безне, әлбәттә, тел, гореф-гадәтләр аерып тора. Ләкин мин сыйфатлар белән аермас идем. Һәр көтүдә бер-бер төрле сыер булган кебек, билгеле бер милләт вәкилләре арасында да төрлесе була.
– Телгә бәйле вазгыять аңлашыла, ә менә гореф-гадәтләребезне бүгенгә кадәр саклый алдыкмы без?
– Сабан туен гына алыйк. Хәзер бит инде башка халыкларны да ияләндердек бу бәйрәмгә. Шөкер, милли көрәшебез бар. Милли биюләребезне бар җирдә дә күрәләр, беләләр. Милли көйләребез, безгә генә хас җырлау манерасы да яши әле. Милли киемебез яңадан популярлаша башлады.
– Татарлар – укымышлы халык, дип тә әйтәләр бит әле. Бүген дә шундыймы без, сезнеңчә?
– Менә «бүген» дигән сүзең булмаса, башкача җавап биргән булыр идем (көлә). Ни дип әйтергә дә белмим… Яшьләр укымый, балаларга китапны көчләп тоттырырга туры килә. Мин әле татарча китап турында гына әйтмим, хәзер дөнья күләмендә популяр булган әсәрләр дә бик кызыксындырмый аларны. Беркөнне Татарстан китап нәшриятыннан татарча китаплар җыеп чыктым. Кечесе Зифага әдәбият табу җиңелрәк, олысы Зәлиягә хәзер үсмерләрчә язылган кирәк.
«Әни болын кадәрле өйдә берүзе…»
– Зөлфәт, әтиегезне сагынасызмы?
– Әйе. Быел аңа 70 яшь тулган булыр иде. 14 ел узган да киткән… Кай арада диген?! Мин, беләсеңме, нәрсәгә кызганам аны. Гомере буе эшләде, эшләде, эшләде, йорт җиткезде, 55 яшькә җитте, инде оныклар сөеп ятасы гына бит инде… Һәм шул чакта гомере өзелде. Кайда монда гаделлек?! Әлбәттә, сагынам әтине. Сеңлем дә бик сагына. Әни болын кадәрле өйдә берүзе…
– Читтән караганда, сез бар яклап та яхшы әти булырга тырышасыз кебек. Бу үз әтиегез җитмәгәнлектән түгелме?
– Бәлки. Без балачакта әтине күрми идек диярлек. Иртән чыгып китә, кич кайтып керә дигәндәй. Ләкин ул барыбер дә, ара-тирә булса да вакыт табып, безгә ниндидер кызыклар уйлап таба иде. Ә психологлар менә нәкъ синеңчә әйтер иде, мөгаен.
(Кыскартып алынды)
Лилия Гыймазова
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев