Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Үзәк сайлау комиссиясендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлек турында хәбәр иттеләр

Тавыш бирүнең яңа датасы 24 июнь булыр дип фаразлана.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең яңа датасын Россия Президенты Владимир Путин билгеләячәк, сайлау системасы әзер. Бу хакта РИА Новости, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаевка сылтама белән, хәбәр итә.

"Тавыш бирүнең яңа датасына килгәндә, аны Россия Президенты В. В. Путин билгеләячәк. РФ сайлау системасы да әзерлек хәлендә», - дип хәбәр итте Булаев.

Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, ләкин аннары яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кичектерелде.

Мәскәү Иҗтимагый палатасының гражданнар җәмгыятен үстерү һәм җәмәгать контроле комиссиясе рәисе Алексей Венедиктов сүзләренчә, тавыш бирүнең яңа датасы 24 июнь булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев