Зираттагы «свидание» (редакциягә килгән хат)
Бер юлы шәһәр буйлап аның машинасында йөрдек. Тиз караңгы төште, ә вакыт кичке 9-10 тирәләре. Күреп тә өлгерә алмадым, машина зиратлар территориясенә керде. Минем анда булганым юк иде. Бер сүз дә әйтми, шым гына утырам. Атмосфера котны ала торган: фаралар тоташ тәреләр һәм кабер ташларын яктырта. Сөйләшмичә генә барабыз шулай. Шул чакта...
Уйланып утырдым да, яшь һәм юләр чактагы бер хәл искә төште. Онытылганы да юк инде аның, чөнки үзәгемә кадәр үтеп калган иде. Сезгә дә сөйлим әле.
Тормыш куркынычлар һәм җитди хаталар белән тулы. Бигрәк тә яшь һәм беркатлы, барлык кешеләрнең дә ышанычлы, миһербанлы һәм намуслы булуларына ышанган вакытта.
Ул чакта да миңа 18ем иде. Яшьтәшләремнең инде ул чорда егетләр белән җитди мөнәсәбәтләре, әле бер белән генә дә түгел, бар. Арабызда тормышка чыгып, бала табучылар да булды. Ә мин әле һавада очып йөрим, тырышып укыйм – шундый отличница-комсомолка-спортсменка.
Социаль челтәрләрдә бер егет белән таныштым. Ул миннән алты яшькә олырак иде һәм алга таба мөнәсәбәтләргә дә карашларыбыз төрле булган, күрәсең. Мин шул унсигеземдә чәчәкләр һәм плюш аюлар бүләк итүләрен, кафе һәм кинога алып баруларын теләдем. Интим тормышка минем өчен юл ябык, андый теләгем бөтенләй юк иде. Нүжәли ул нәрсә зурлар тормышында иң мәҗбүри бүлек инде, дип уйладым. Ә аңа кирәк булган ахрысы…
Бер юлы шәһәр буйлап аның машинасында йөрдек. Тиз караңгы төште, ә вакыт кичке 9-10 тирәләре. Күреп тә өлгерә алмадым, машина зиратлар территориясенә керде. Минем анда булганым юк иде. Бер сүз дә әйтми, шым гына утырам. Атмосфера котны ала торган: фаралар тоташ тәреләр һәм кабер ташларын яктырта. Сөйләшмичә генә барабыз шулай. Шул чакта кычкырмаска, истерикага бирелмичә тыныч кыяфәт ясарга көч каян килгәндер, белмим. Ә кычкырудан ни мәгънә? Тереләрдән без икәү генә. Әнигә шалтыратырга мөмкин булгандыр, тик куркудан мин ул вакытта телефон турында искә дә алмадым. Инде хәзер, күп еллар узгач та, шуларны башымда әйләндереп, төрле вариантларны күз алдыма китерәм. Шул мизгелдә телефонымны кулга алу иң акыллы адым булган булыр иде. Әмма мин алай эшләмәдем.
Зират өстенең тар юллары буйлап ун минутлап йөргәннән соң, бер кабер янында машинасын туктатты да, егетем әйтә: «Әйдә, чык, монда ниндидер бабай күмелгән, эскәмиядә утырып торабыз», – ди. Мин куркуымнан калтырап, дәшми генә чыктым. Бу урында хәзер тагын төрле котылу юллары күз алдыма килә: теге ненормальный машинадан чыкканны көтәргә дә, ишекләрне блокировкалап куярга була иде бит. Тик балачагымда сәвит жигулиларында һәм москвичларында гына йөргәнем булганлыктан, автомобильдә андый нәрсә барлыгын да белмәгәнмен.
Чыктым да, кабер янындагы эскәмиягә утырдым. Үзем, бу гомеремнең соңгы минутларыдыр инде, дип уйлыйм. Дәшмим, тавышым югалгандыр, мөгаен. Кычкырудан ни мәгънә? Зиратлар өстендә төнлә кем йөрсен? Шунда минем кавалер: «Ну, все, әйдә утыр машинага, киттек», –ди. Мин күндәм генә кереп утырдым, үзем эчемнән генә барлык белгән-белмәгән догаларны укыйм. Сөйләшми генә барабыз, күрәсең, бер мин генә шок хәлендә булмаган.
Аннары ачыкланганча, ул егет безнең мөнәсәбәтләрнең зурлар дәрәҗәсенә күчүен, мине кыерсытмаячагын, ышанычлы булуын күрсәтергә теләгән. Тиле.
Мин зиратта эскәмиягә чыгып утырган мизгелдә, ул үзе дә яхшы гына курыккан, дип уйлыйм. Ә үземнең бер сүз дә дәшми, бу хәлнең мине берәз генә дә дулкынландырмаган кыяфәтне ничек ясый алуыма шаккатам. Әйтерсең, төн саен зиратка йөргән!
Инде ун елдан артык вакыт узды, ул көннән соң күп нәрсә үзгәрде. Шул төнне искә төшереп, ахыры ничек коточкыч тәмамланырга мөмкин иде, дип, бүген дә чәчләрем үрә тора. Мин бит ул егет белән нибары өченче тапкыр гына очрашкан идем. Аны, башында ни барын – бөтенләй белмим.
Бәхеткә, безнең юллар аерылды. Ай ярымлап кына йөрдек. Андый шок терапиясеннән соң аңа карата ышанычым һәм мәхәббәтем артты дип уйлыйсызмы? Әлбәттә – юк. Ул зираттагы «свидание»нең бернинди хәвеф-хәтәрләрсез тәмамлануына саклаучы фәрештәләремә рәхмәт. Мин бүген башка берәү белән бәхетле, шөкер.
Яшь чакта куркыныч хәлләр бик күп кызлар башыннан узгандыр дип уйлыйм. Башкача була да алмый, чөнки без бит бик ышанучан һәм аң белән түгел, ә йөрәк белән яшибез. Ә ул кайвакытта сукыр шул...
Райондашыгыз, Ясминә Җиһангирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев