Үзеңнеке күренми, үгезнеке...
Без кечкенә чакларда күрше апалары-әбиләре нәрсәгәдер: «Ии, үзеңнеке күренми, үгезнеке салынган!» дип, ризасызлык белдереп куя иде.
Без һични аңламый, аңларга да теләми, колак яныннан гына уздырып җибәрә идек. Нинди үгез? Нәрсә салынган? Шайтан белсен. Үсә төшкәч, тормыш итә башлагач, үгезне дә таныдык, ни салынганны да чамаладык.
Бу дөньяда кеше тормышына тыгылучылар, кеше өйрәтүчеләр муеннан икән бит! Үз тормышы, үз яшәеше идеаль, үрнәк булса бер хәл! Булмаганы, оешмаганы акыл өйрәтә бит әле аның!
Менә ирле-хатынлы берәүләр: «Мунча гызның ишеген теге якка куегыз, бу якка куймагыз, әтиегез белән әниегезгә кереп йөрергә уңайсыз була...» – дип, әти-әнисенә мунча төзеп яткан балаларны өйрәтә. Үз балалары мунча төзү түгел, елга бер кайтып күрен гәннәре дә юк...
Икенче берәүләр: «Сез апайга мондый күчтәнәчләр алмагыз, тегенди күчтәнәчләр алыгыз инде», – дип акыл сата. Имеш, алар дөрес күчтәнәчләр алмыйлар да, давление күтәрелә, саулык какшый. Үз балаларының күчтәнәч түгел, буш кул селкеп кайтканнары да күренми...
Өченче берәүләр кеше киленен эттән алып эткә сала. Имеш, уңмаган, булмаган: теге эшне җиренә җиткереп эшләми, ирен карамый, тегеләй дип әйткән, болай дип сөйләгән. Үз килене елга бер кайтса, ике чәшкә юса да, иң уңганы, иң булганы...
Тагын берсе, «Кәримәнең өендә бардак, пычракка батып ята. Шакшылыкка исең китәрлек!», – дип сөйләпме сөйли! Үзенең өе Самосырово чүплеген хәтерләтә...
Менә мондый «матур» мисалларны тагын әлләәәә никадәр китерергә була. Өйрәтүчеләр, кешегә бармак төртеп күрсәтүчеләр белән дөнья тулган. Илсөя Бәдретдинова иҗатына бик ушым китмәсә дә, кайвакыт аңа кушылып,
«Ул бармагың сызлар əле,
Теге миңа төрткəне.
Өйрəтүчелəр до черта,
Син үзеңне бел, яме...» дип җырлыйсылар килә башлый.
(«Син үзеңне бел, яме» җыры, Ренат Галиәскәров сүзләре, Илдус Дәүләнов көе).
Миңа калса, өйрәтергә хакы булган кешеләр – ул синең әби-бабаң, әти-әниең, укытучыларың. Шуның белән исемлек тәмам булырга тиеш! Ә хәзерге заманда акыллы башлар – блогерлар, психологлар, коучлар, җәмәгать транспортындагы апаңнар, подъезд төбендәге әбиләр, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. «Коучы тагын кем?» дисәгез, тормыштагы яки эштәге максатларга тизрәк ирешергә ярдәм итүчеләр, өйрәтүчеләр, имеш. Кешенең психологик халәтен өйрәнүче, психологик ярдәм итүче, киңәшләр бирүче психологлар белән дә дөнья тулган.
Ул теле телгә йокмаган, яшьләрне «дөрес» яшәргә, ашарга, күңел ачарга, дөньяның артына тибәргә өйрәткән блогерларны әйтмим дә инде. Кеше шуларга языла, чиратка баса, бертуктаусыз йөри, акча туздыра. Алда санап киткән өйрәтүчеләрне кеше үзе сайлый, үзе аларга тартыла, әйткәнемчә, үзе түли. Ә менә җәмәгать транспортындагы апаңнар, подъезд төбендәге әбиләр, әтиең яки әниең ягыннан туган, оста «тетя-мотялар» сорамасаң да, теләмәсәң дә, түләмәсәң дә, өйрәтү челәр категориясенә керә. Алар «иии, хәзерге яшьләр!» дип сүз башлый да, ярты сәгатьтән «менә без мондый түгел идек» дип тәмамлый. Иң мөһиме, иң кызганычы шул: болар – үз тормышы, үз яшәеше идеаль, үрнәк булмаган бәндәләр!
Ир белән хатын арасындагы мөнә сә бәтләрне җайларга өйрәтүче психо лог үзе ике тапкыр аерылган! Акыл сатучы блогерның да тормышы рәтле-чиратлы түгел. «Тәҗрибәле тетя-мотя»ларның да проблемалары җитәрлек: малае эчү гә сабышкан, кызы кияүгә чыкмый азып-тузып йөри һәм башкалар, һәм башкалар. Ә үз тормышы көйле, җайлы, балалары, онык-оныкчыклары булган ханымнар, 40 еллык педагогик стажы булган, әллә ничә буын укучыга белем һәм тәрбия биргән остазлар тыйнак кына елмая. Кем әйтмешли, катышмый-кысылмый, төкерекләрен чәчә-чәчә өйрәтми, бары сораганда гына акыллы, төпле киңәшләрен бирә.
Без дә, хөрмәтле җәмәгать, кеше тормышына катышмый, акыл өйрәтми, тыйнак кына тормыш кичерик. Күбрәк үз балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз белән шөгыльләник. Әле аларга да артык акыл сатмыйча, үз үрнәгебез белән (!) матур тәрбия бирик!
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина).
Осиново
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев