Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленский фикере: Сугышның «кызу фазасы» ел ахырына тәмамланырга мөмкин

Зеленский конфликтны дипломатик җайга салуны кире какмады, югалган территорияләрне көч белән кайтару мәҗбүри түгел, дип билгеләп үтте.

Мәскәү исә Украинаның хәрби көчләрен Россиянең яңа төбәкләреннән тулысынча чыгарылуын, сөйләшүләр өчен шартларның берсе, дип атады. Бу хакта «РБК» сайтында язалар.

«Әгәр Көнбатыш илләре көчле булып калса, Украинадагы конфликтның «кайнар фазасы» ел ахырына тәмамланырга мөмкин», – дип белдерде «Би-би-си»га биргән интервьюсында Украина Президенты Владимир Зеленский.

Шул ук вакытта ул, Украина югалткан территорияләр көч белән кире кайтарылмаячак, дип фаразлады. «Россиягә басым ясап, минем уйлавымча, дипломатик җайга салу турында килешергә мөмкин. Минемчә, территорияләрне кире кайтару өчен дипломатия көче ярдәм итә ала», – дип әйткән ул.

«Би-би-си» журналисты, шулай ук, дәүләт башлыгыннан үз бурычларын үтәвен дәвам итә алмавын тоюын күз алдына китерәме икәнен сораган. Зеленский, моны тулысынча күз алдыма китерәм, әмма «сугыштан соң», дип җавап биргән. «Без аның белән башладык һәм аның белән тәмамларга тиеш», – дигән Зеленский, Владимир Путинны күзаллавын ачыклап.

Зеленский 2022 елның октябрендә үк, үзенең указы белән, Украинаның куркынычсызлык һәм оборона Советының Россия Президенты Владимир Путин булган вакытта Мәскәү белән сөйләшүләрдән баш тарту турындагы карарын раслады. 2023 елның декабрендә Украина лидеры, иленең «тынычлык формуласы»на таянып, Мәскәү белән сөйләшүләр мәсьәләсе актуаль түгел, дип әйтте. Ә берничә ай узгач, Зеленский, Россия ягын әңгәмәгә чакыру «гадел тынычлык урнаштыру» планы эшләнгәннән соң гына мөмкин, дип белдерде.

Мартта ул, беренче тапкыр, Киев 2022 елның февраленнән соң югалткан территорияләр өстеннән контрольне кире кайтарса, сөйләшүләр башлану мөмкинлеген кире какмады.

2014 елда Россия Кырымны, ә 2022 елның көзендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен, тиешле референдумнардан соң, үз составына алды. Украина һәм кайбер Көнбатыш илләре бу территорияләрне Россиянеке дип танымый һәм аларның кушылуын «аннексия» дип саный.
Путин июнь уртасында тыныч диалог башлау өчен үз шартларын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу – Украина гаскәрләрен яңа Россия төбәкләреннән чыгарганнан соң гына мөмкин, шулай ук халыкара килешүләрдә бу төбәкләрнең статусын, шулай ук Кырым һәм Севастопольне Россиянеке буларак таныганнан соң гына мөмкин. Моннан тыш, Украина НАТОга керүдән баш тартырга тиеш. Путин, вакыт узу белән, шартларның үзгәрәчәген кире какмый.
 

Чыганак:Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев