Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзебез турында үзебез

Атсаң чүп  ул, җыйсаң – чимал, Кәгазь  генә  димәгез. Макулатура  җыйганда Беренчелекне  бирмәбез!

Без,  Ачасыр  мәктәбенең  8 нче сыйныф  укучылары,  #ЭКОЯЗ  акциясендә  шатланып  катнашабыз. Бу  акциянең  мөһим  бер  шарты – макулатура җыю. Без классның  актив,  тырыш, үтә  дә   җитез  кызлары  648  кг  макулатура  җыеп   тапшырдык. Бу  бит  рекорд. Аздан  гына  1т  булмады!

 

Безне  мактана  дип  уйламагыз,  укуда  да,  эштә  дә  беренчелекне  бирергә  теләмибез. Бу  көннәр  арасында  мәктәп  бакчасында  күп  кенә  эшләр   башкардык:  агач  төпләрен  йомшарттык,  аларны  буядык,  парникларны  чистарттык  һ.б. Табигатьне  саклау  һәм  яклау  максатыннан  чыгып,  өмәләрдә  активлык  күрсәтәбез.  Рәхмәт  хатлары  гаиләбезгә  мәктәп  администрациясеннән   “явып  кына”  тора.

 

  9 нчы  май  бәйрәменә  мәктәптә  “Минем  бабам- сугыш  каһарманы”  темасына  фәнни-гамәли  конференция  узды.  Әбиләрдән, әни-әтиләрдән ишеткән  мәгълүматны  туплап,  рефератларны  якладык. Үзебез  өчен  бик  күп  мәгълүмат  тупладык.  Тыл  ветераннары сөйләгәндә, күзләр  яшькә  күмелде. Шулай  итеп,  тарих  онытылмасын, күңел  түрендә  мәңгегә  яшәсен һәм буыннан-буынга  тапшырылсын  иде.  Җир   йөзендә  мәңгегә  тынычлык  хөкем  сөрсен, халкыбыз ,милләтебез  гореф- гадәтләрен , йолаларын  саклап  яшәсен .

Шиһабетдинова Ләйлә, Ачасыр төп гомуми

урта белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: