Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзең нинди – тирәң шундый

Бервакыт бер кеше, Якын Көнчыгышның бер шәһәренә керү юлындагы оазис кырында утыра. Янына бер егет килеп: – Мин монда бер тапкыр да булганым юк. Бу шәһәрдә нинди кешеләр яши? – дип сорый.

Карт аңа сорау белән җавап бирә:
– Ә син киткән шәһәрдә нинди кешеләр иде?
– Үзләрен генә яратучы һәм явыз кешеләр иде. Нәкъ менә шуңа күрә дә мин аннан бик шатланып киттем.
– Син монда да нәкъ шундыйларны очратырсың, – дип җавап бирә аңа карт.
Бераз торгач, икенче кеше бу урынга якынлаша, һәм:
– Мин әле генә бирегә килдем. Әйт әле, карт, бу шәһәрдә нинди кешеләр яши? – дип сорый.
Карт аңа да шулай ук сорау белән җавап бирә:
– Әйт әле, улым, ә син моңа кадәр булган шәһәрдә кешеләр үзләрен ничек тота иде?
– О, алар мәрхәмәтле, кунакчыл һәм игелекле кешеләр иде. Анда дусларым күп калды һәм миңа алар белән аерылышу җиңел булмады.
– Син биредә дә нәкъ шундыйларны табарсың, – ди карт.
Ерак түгел дөяләрен эчереп торган сәүдәгәр ике сөйләшүне дә ишетә. Икенче кеше карт яныннан киткәч үк, ул аңа киная белән мөрәҗәгать итә:
– Ничек итеп син бер үк сорауга ике төрле җавап биреп утыра аласың?!
– Улым, – ди карт, – һәркем үз дөньясын үз йөрәгендә йөртә. Киткән җирендә бернинди яхшылык тапмаган кеше, аны монда да тапмаячак. Ә башка шәһәрдә дуслары күп булганы – монда да тугъры дуслар табачак. Чөнки, беләсеңме, тирә- юнебездәге кешеләрдә без ни күрсәк – алар шундый була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев