Заманча техника сүзе: Татарстанның яңартылган янгын хезмәте ничек эшли
Соңгы елларда Татарстанның янгын сүндерү-коткару отрядлары сизелерлек үзгәрде. Республикада заманча җиһазлар булган янгын сүндерү частьлары ачыла, ә ашыгыч чакырулар хезмәтендә хәзер диспетчерлар гына түгел, сурдопереводчиклар да эшли. Үзгәрешләр турында тулырак мәгълүмат - «Татар-информ» репортажында.
Бүген Татарстан территориясендә якынча мең - 997 янгын саклау бүлекчәсе һәм авария-коткару формированиеләре эшли.
Алар, шәһәрләрдә янгын чыккан урынга кадәр ун минут эчендә, ә авыл җирлегенә егерме минутта барып җитәрлек итеп урнаша.
2017 елдан башлап өч ел эчендә Татарстан территориясендә 17 меңнән артык янгын булган, аларда 460 кеше үлгән, тагын 758 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу ел башыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, азрак “яна” башлаганнар - янгыннар саны кимегән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, янгыннарның иң еш сәбәбе ут белән саксыз эш итү. Еш кына янгын чыгуның нәтиҗәләре бик аяныч була, ә вәзгыятьне тикшергәндә, зыян күрүчеләрнең һәм шаһитларныңд янгын хезмәтен чакыру өчен кайсы номерга шалтыратырга кирәклеген белмәүләре яки шунда ук искә төшермәүләре ачыклана.
Ә бит республика территориясендә инде ун ел «Ашыгыч чакырулар хезмәте - 112» эшли. Үзәк ачылганнан бирле линиягә 14 миллионнан артык шалтырату килгән. Бүген хезмәт - 112 Татарстанның барлык экстрен хезмәтләре - янгын саклау, полиция, авария-газ хезмәте һәм медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә.
«Хәзер шалтыратулар ике үзәктә кабул ителә - Казанда һәм Чаллыда. Шалтыратулар бөтенләй бушлай һәм барлык мобиль һәм үткәргеч элемтә операторларыннан кабул ителә ", - дип сөйләде ТР ДБУ "Ашыгыч чакырулар хезмәте - 112" директоры Ольга Лозовая.
Диспетчерлар абонентлар белән русча гына түгел, чит телләрдә дә дә сөйләшүләр алып бара. Еш кына алар, шулай ук, шалтыратучылар белән сөйләшү вакытында линиядә булган психологлар белән бергә эшлиләр.
Үзәкнең соңгы яңалыгы - чукракларга консультация бирүче сурдопереводчиклар барлыкка килү булды - ел башыннан үзәк шундый 287 заявканы эшкәрткән инде.
"Хезмәт эшли башлаганнан бирле без ишетү сәләте бозылган кешеләрдән чакыруларны кабул итү идеясен уйлап таптык. Бу проектны гамәлгә ашыру алдыннан без бөтенроссия чукраклар җәмгыятенең республика бүлеге белән очрашу уздырдык», - дип уртаклашты Ольга Лозовая.
Кешедән мөрәҗәгать, кагыйдә буларак, WhatsApp яки скайп мессенджеры аша керә. Аерма бары тик шунда гына, берәүләр хәбәрләр ярдәмендә аралашырга тырыша, икенчеләре видеобәйләнешкә өстенлек бирә.
Гариза алганнан соң, 112 хезмәтенең диспетчерлары аны ашыгыч хезмәтләргә тапшыра. Үзәк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр еш кына ашыгыч медицина ярдәмен һәм авария хезмәтләрен чакыру өчен мөрәҗәгать итәләр, шул исәптән, коткаручыларны да.
"Мондый хәбәрләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы диспетчерына даими килә. Безгә шалтыраталар һәм нинди адрес буенча килергә кирәклеген әйтәләр. Безнең диспетчер гаризаны кабул итә, аннары “тревога” сигналын игълан итә - бер минут эчендә бүлекчә чакыру буенча юлга чыга ", - дип сөйләде 60 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Юрий Раков.
60 нчы янгын сүндерү часте күптән түгел генә - ике ел элек ачылды. Аны төзү турындагы карар, шәһәр үсү сәбәпле кабул ителде, чөнки яңа торак комплекслары, мәктәпләр һәм башка учреждениеләр барлыкка килә. Хәзер ПСЧ-60 сак астында 42 мең кеше бар - бу Яшел Үзән районы һәм Казан бистәләрендә яшәүчеләр, ә "Салават күпере" торак комплексы төзелеп беткәч, территориянең бу өлешенә буйсынган кешеләр саны тагын 30% ка артачак.
"Күпфатирлы йортларга да, шәхси секторга да чыгарга туры килә. Ялларда, мәсәлән, еш кына мунчаларда янгын чыга. Торак комплексларда еш кына автомат янгын сигнализацияләре эшли, үткәргечләр яна. Һәрнәрсәгә һәрвакытта да тиз арада “реагировать” итәбез", - дип уртаклашты Юрий Раков.
Хәзер янгын бүлекчәсе составына 76 кеше керә - тәүлек буе янгын сүндерү бүлегендә даими рәвештә 17 хезмәткәр була. Кизү
вакытында алар чакыруларга чыгып кына калмый, ә депо территориясендә үз күнекмәләрен дә эшкәртә - штурм баскычы ярдәмендә биеклеккә күтәрелә, каршылыклар полосаларын уза һәм яңа янгын гидрантларын сыный.
Юрий Раков сүзләренчә, элекке янгын сүндерү депосы территориясендә коткаручылар зур булмаган манарада гына күнегүләр ясый алган - бу яңа бина искедән принципиаль аерылып тора. Хәзер ПСЧ-60 та тренажерлары булган заманча спорт заллары, ял итү һәм психологик бушану зоналары, янгын сүндерү техникасына хезмәт күрсәтү постлары урнашкан.
"Безнең часть мондый яңалыклар барлыкка килгәннәрнең берсе. Хәзер бездә барысы да соңгы стандартлар буенча төзелгән ", - дип сөйләде янгын сүндерү часте башлыгы.
Коткаручылар карамагында Россия һәм Европаның яңа җиһазлары һәм техникасы. Республикада иң югары янгын автобаскычы нәкъ менә шунда урнашкан - аның ярдәмендә янгын сүндерүчеләр янгынны сүндерү һәм 60 метрга кадәр биеклектән кешеләрне эвакуацияләргә мөмкин.
"Мондый автобаскыч кешеләрне махсус люлькалар һәм лифт ярдәмендә коткарырга мөмкинлек бирә. Гади кешегә, критик вәзгыятьтә, баскыч буйлап 60 метр биеклектән төшәргә авыр булачак. Бу лифт ярдәмендә янгын сүндерүчеләр куркынычсыз һәм тиз арада кешене аска төшерәләр ", - дип сөйләде Юрий Раков.
Коткаручылар сүзләренчә, яңа депода эшләү күпкә уңайлырак һәм җиңелрәк була башлаган.
"Хәзер нормативларны тапшыру да күңеллерәк - бездә барлык шартлар булдырылган спорт залы бар. Без моны тулысынча кулланырга тырышабыз, күбрәк шөгыльләнәбез һәм эштә вакыт үткәрәбез ", - дип, елмаеп, нәтиҗә ясады янгын сүндерүче Кирилл Калинин.
2005 елдан башлап республикада халыкны яклауның бердәм күпбаскычлы, структуралы, нәтиҗәле эшли торган системасы төзелде.
Республика, муниципаль һәм ирекле янгын сагын техника белән тәэмин итү өчен, 2009 елдан алып 2017 елга кадәр Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән, Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан сатып алып, янгын сүндерү өчен 303 авторазлив станцияләрне җиһазландыра, 211 янгын автоцистернасы республика янгынга каршы хезмәтенең район бүлекчәләренә таратылган.
2018 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән янгынга каршы автомобильләрне капиталь ремонтлау программасы старт алды. Ике ел эчендә 80 янгын сүндерү-коткару техникасына икенче сулыш бирелгән. 2020 елга тагын 48 янгын автомобиленә капиталь ремонт ясау планлаштырылган.
Дөнья күләмендәге масштаблы вакыйгалар - Казанның 1000 еллыгы, 2013 елгы Универсиада, спортның су төрләре буенча чемпионат, Конфедерацияләр кубогы, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты куркынычсызлыгын тәэмин итү тәҗрибәсе Бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының югары профессиональлек һәм хәрби әзерлеге дәрәҗәсен чираттагы раслау булды.
Татарстанда килеп чыга торган хәвеф-хәтәрләргә җавап кайтару өчен җиһазланган көчләрне һәм чараларны үстерү һәм камилләштерү дәвам итә, мониторингның, хәбәр итүнең, элемтәнең, кирәкле мәгълүмат базасының заманча системалары төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев