Заман үзгәрә – кагыйдәләр яңара
2021 елның 1 гыйнварыннан ваклап сатуның яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2463нче карары белән расланган кагыйдәләрдә товарны сату, ремонтлау таләпләре, алышынырга тиешле һәм тиеш булмаган товарлар исемлеге бирелгән һәм башка төрле яңалыклар да бар.
Элек, мәсәлән, сатучының фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы булса, яңа кагыйдә буенча ул таләп ителми.
Сәүдә объектларында кулланучыга теләсә нинди форматта мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелгән.
Ваклап сату-алу килешүе буенча дистанцион ысул белән алынган товарны кире кайтарганда сатучыга, кулланучы тарафыннан түләнгән акчаны, ул хәтта өченче зат исәбенә түләнсә дә, кире кайтару бурычы куелган. Шулай ук дистанцион ысул белән техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару таләпләре дә күрсәтелгән. Алмаштырылмый торган товарлар исемлеге яңартылган. Кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә үз көчен югалткан норматив хокук актлары да бар.
Шуларга кагылышлы сорауларга «Татарстан Республикасында санитария һәм гигиена үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы табибы Надежда Костюк җавап бирә.
– Сатып алучы кибеттә товарны фотога төшерә аламы?
– Әйе. Сәүдә объектларында, яңа кагыйдәләрнең 2нче пункты нигезендә (кулланучылар өчен билгеләнмәгән урыннардан тыш), әгәр закон таләпләре бозылмаса, кулланучыга теләсә нинди чыганаклардан мәгълүмат эзләү һәм алу, шул исәптән товарны фотога төшерү рөхсәт ителгән.
– Күптән түгел интернет-кибеттә товарга заказ биргән идем, әмма аның өчен акча сатучы күрсәткән өченче зат исәп-хисабына күчерелде. Әгәр дә товарны ниндидер сәбәпләр белән кире кайтарырга туры килсә, сатучы түләнгән сумманы кире кайтарырга тиешме?
– Әйе. Кагыйдәләрнең 24нче пунк ты нигезендә, сатучы андый очрак ларда кулланучыга түләнгән сумманы кире кайтарудан азат ителми.
– Сатучы, кулланучы дәгъвасы булганда, мәсәлән, тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчаны кире кайтаруга кагылышлы шикаятьне җавапсыз калдыра аламы?
– Юк. Кагыйдәләренең 5нче пунк тында каралганча, кулланучыдан дәгъва булганда, сатучы аңа җавап бирергә тиеш.
– Шәһәрнең бер зур сәүдә үзәгендә азык-төлек продуктлары бирү буенча автоматлар урнаштырылган. Алар аша товарлар сату эшчәнлеге җайга салынганмы?
– Әйе. Ирекле әйләнештә тыел ган һәм чикләнгән товарларны автоматлар аша сату тыелган һәм бу таләпләр үтәлеше тикшерелә. Элегрәк автоматлар кулланып товарлар сату Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 498нче маддәсе белән җайга салына иде.
– Кулланучыга төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорында аңа шундый ук товарны бушлай биреп тору таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланыштагы товарлар исемлегенең дә киңәйтелүе турында ишеттем. Аңа нинди товарлар өстәлгән?
– Әйе, 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланучыга төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шундый ук товарны бушлай бирү таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланыштагы товарлар исемлеге киңәйтелде. Әйтик, аңа Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче карары белән көнкүреш билгеләнешендәге электр, газ приборлары, азык әзер ләү һәм термик эшкәртү өчен кулланыла торган әйберләр, зәркән һәм башка кыйммәтле металл һәм ташлардан эшләнгән әйберләр өстәлгән. Исемлек 2027 елның
1 гыйнварына кадәр гамәлдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев