Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Законнардагы язгы үзгәрешләр

Март башыннан ук күбебезнең тормышына кагылачак законнар гамәлгә кертелде һәм алар үз нәтиҗәләрен күрсәтә башлады инде

Белеп торыйк
 

Нормативлар яңача исәпләнә
Гомумйорт ихтыяҗларына коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә (ОДН), аерым алганда, гомуми урыннарда – баскыч мәйданчыкларында, подъездда электр һәм җылыту нормативлары үзгәрә. Түләүнең үзгәрүе гомумйорт исәп-хисап приборлары булмаган иске торак фонды биналарында яшәүчеләргә кагыла.
Элек алар 12 айлык уртача күрсәткечләрдән чыгып исәпләнгән. Моннан тыш, язның беренче аеннан чүп-чар чыгару өчен түләүне яңадан исәпләү тәртибе үзгәрә. Әгәр йортта яшәүчеләр биш көннән артык булмаса, алар бу хезмәт өчен яңадан исәп-хисап ясый алачак.

Милекче мәгълүматлары саклана
Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) бары тик милекче яки аның шәхси ризалыгын алган кеше генә үз күчермәсен ала алачак. Әгәр хуҗаның тиешле рөхсәте булмаса, мәгълүматны нотариуста гына билгеләргә мөмкин.

Күчемсез милеккә төзәтмәләр
Гражданлык кодексына кертелгән төзәтмәләр буенча милек хуҗасы мәйданны билгеләнгән максат буенча кулланмыйча законны һәм күршеләрнең мәнфәгатьләрен системалы рәвештә бозса (фатирларда кибетләр, кафелар, складлар булдыру), яки мәйданны хуҗасыз хәлдә тотып, бинаны җимерүгә китерсә, милеккә булган хокукыннан мәхрүм ителә.
Милекчене мал-мөлкәтеннән мәхрүм иткәнче, аңа кисәтү ясалачак һәм хокук бозуны бетерү вакыты билгеләнәчәк. Әгәр хуҗа таләпләрне вакытында үтәмәсә, объектны суд аша торглардан сатачаклар, ә кергән акчаны элекке хуҗага түләячәкләр.

Транспорт өчен кагыйдәләр
Таксида уртача авырлык­тагы, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителүләре бетерелмәгән кешеләргә эшләү рөхсәт ителмәячәк. Андыйларны автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар белән идарә итүгә дә алмаячаклар.
Моннан тыш, электр самокатлары, гироскутерлар һәм башка шәхси мобильлек чаралары юл хәрәкәтендә тулы хокуклы катнашучылар булачак.

Ярдәмнең яңа төрләре
Яңа төр ярдәмне мөмкинлекләре чикле кешеләр, аерым алганда, ярдәмчел электрон ориентация чаралары ала алачак – алар тирә-юньдәгеләрнең йөзләрен танырга, көнкүреш әйберләрен тәүлекнең караңгы вакытында да билгеләргә, шулай ук кызыксындырган объектка кадәр араны белергә ярдәм итәчәк.

Эш бирүчегә таләпләр
Яңа кагыйдәләр хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматларын юк итү өлкәсендә эшли башлаячак. Хезмәткәрләр турында мәгълүматны бетерүне раслаучы актларны электрон рәвештә, кәгазьдә кебек үк, өч ел дәвамында сакларга кирәк булачак. Документларда түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш: җаваплы кеше, бетерелә торган мәгълүматлар караган кешенең исем-фамилиясе, юк ителә торган мәгълүматлар исемлеге, сәбәпләр, шулай ук юк итү датасы. Хезмәткәр таләпләре буенча мәгълүматны бетерү өчен – җиде көн, утечка ачыкланганда – 10 көн, калган очракларда 30 көн билгеләнгән.
Мәгълүматны шунда ук юк итү мөмкин булмаган очракта, аларны ачып карау­на тыю һәм ярты елдан соң бетерү кирәк булачак. Әгәр эш бирүче бу таләпне үтәмәсә, юридик затлар өчен – 90 мең сум, физик затларга 40 мең сум күләмендә штраф яный.
Моннан тыш, эш бирүчеләрне вахтачыларга предприятие урнашкан урыннан алып эш барган урынга һәм кирегә юл чыгымнарын түләргә мәҗбүр итәчәкләр.

Товарлар мәҗбүри маркировкалана
Су шешәләрендә махсус код булырга тиеш. Аны кассада сканерларга кирәк булачак, шул рәвешле системада товар сатып алу турындагы мәгълүмат чагыла. Мондый таләпләр ваклап һәм күмәртәләп сату кибетләрендә, рестораннарда, кафеларда, шәхси һәм дәүләт ашханәләрендә гамәлгә кертелә.


Яңа маркировка электрон тәмәке өчен никотинлы сыеклык флаконнарында да барлыкка киләчәк. Шулай ук бу товарга, тәмәке әйберләренә кебек үк, акциз арттырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев