Зәйнәп Фәрхетдинова: «Туй акчаларыбызга җиһазлар алып, гастрольләргә чыктык»
Зәйнәп ханымның тормышында шатлыклы мизгелләр бар. Тормыш һәм иҗат турында җәһәт әңгәмә кордык.
– Зәйнәп ханым, элек сезне гел Зөфәр-Зәйнәп дип белә идек. Хәзер сез күбрәк аерым чыгыш ясыйсыз. Зөфәр абыйның сәхнәдән читләшүенең сәбәбе нәрсәдә?
– Зөфәр иҗатны ташламады. Ул иҗат кешесе бит, бер җырлаган кеше гомер буе җырлый инде ул. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” диләр. Кешенең омтылышы, хыялы булырга тиеш. Зөфәр дә төрле өлкәләрдә эшли.
– Улыгыз гаилә корды. Бергә яшисез дип беләм. Хәзер яшьләр аерым яшәргә телиләр бит.
– Әйе, без бергә яшибез. Фатирда аерым бүлмәләре бар. Яшьләр үзләренчә, без инде үзебезчә дус-тату гына яшибез, шөкер. Балалар белән бергә яшәү күңелле бит. Буш өйгә кайтып керү түгел инде.
– Акбулат гаилә коргач, үзгәрдеме?
– Әлбәттә, үзгәрде. Киңәшләшер, уйларны бүлешер кешең булу үзе бер бәхет. Уртак планнар коралар, мин аның өчен бик шат. Иң мөһиме – кысылмаска. Аларның үз башлары бар, ничек дөрес дип уйлыйлар шулай эшлиләр.
– Димәк, сез идеаль кайнана?
– Идеаль дип әйтү дөрес түгел инде. Хәзер барыбер килен-кайнана мөнәсәбәтләре башка төрле. Киленнәргә усаллык күрсәтүне ишеткәнем, күргәнем юк диярлек. Кияүләргә карата да кайнаналары начар кылана дип ишеткән юк. Элек барыбер гаилә корган яшь парларга таләпләр күбрәк булгандыр. Безнең гаиләгә килгәндә, киленнең эш-гамәлләрендә итәгатьлелек, тәртип күргәч, әлбәттә, әти-әнисенә “рәхмәт” әйтәсе килә. Бер дә зарланып әйтерлек түгел, аңлашып яшибез.
– Сез гел яңалыкка омтыласыз. Ни өчен?
– Бу кешенең яралмышына бәйледер. Мин бит Үзбәкстанда тудым, андагы мохит тә үсешемдә бик зур эз калдырды. Төрле мәдәниятләрнең үзенчәлеген тоеп кала алдым. Мохитнең үсешкә йогынтысы бик зур. Мин ул яктан бик бәхетле, гомер буе бер мохитнең тозагында яшәмәдем. Икенчедән, кабатланырга да бик яратмыйм.
– Сезгә “яшьләр белән ярыша” дип тәнкыйть сүзләре дә язалар. Бу сүзләргә үпкәләмисезме?
– Яшьләргә охшарга тырышу түгел, бу минем күңел халәтем. Яңа образларда чыгыш ясау, җырларны сайлавым – эзләнүләремнең нәтиҗәләре. Сәнгать ул бертөрле генә булмый. Һәр кеше аны үзенчә тәкъдим итә. Мәскәүдә Кремль сараенда узачак концертымда да, мәсәлән, Jive инструменталь бэнды белән чыгыш ясаячакмын. Аларның иҗатын күптән күзәтеп бара идем. Бергә эшләү мөмкинлегебез дә килеп чыкты. Казан һәм Уфада узган концертларны бик җылы кабул иттеләр. Барыбер фонограммага җырлау белән музыка коралларына башкару аерыла. Озак әзерләндек. Үзебезнең үзенчәлекле яңгырашыбызны таптык дип уйлыйм.
– Элек сез айлар буе гастрольләрдә йөри идегез. Ул чакларны сагынып искә аласызмы?
– Гастрольләрдә йөрү кыен ул. Элек авылга концерт белән киләсең, сәхнә бизәлешен тулаем үзең уйлыйсың, әле җиһазларны тоташтырырга кирәк. Мәдәният йортлары салкын... Хәзер барыбер эш өчен мөмкинлекләр бар. Клублар җылы, шөкер. Рәхәтләнеп концерт куярга була. Әлбәттә, гастрольнең күңелле мизгелләре дә бар иде, әмма шул салкын клубта чыгыш ясаулар искә төшерәсең дә... Әти: “Кычыткан чыпчыгы син! Гел җырлап йөрисең”, – дия иде. Һөнәрем шул булгач, авыр булса да түзәсең. Хыял, тамашачыларның рәхмәт сүзләре һәрвакыт иҗат итәргә көч биреп торды. Сәхнәдә ялгышкан мизгелләрдә дә алкышларга күмделәр. Тамашачыларыма чиксез рәхмәтлемен.
– Йолдызлык чире белән авырганыгыз булдымы?
– Вакыт җитмәүдән игътибарсыз калган мәсьәләләр булгандыр. Без кинәт кенә күтәрелеп киттек. Гастрольләргә чыгарга тәкъдим иттеләр, ә безнең программабыз да юк иде әле. Туй акчаларыбызга җиһазлар алып, гастрольләргә чыктык. Беренче чыгышларыбызны да шундый җылы кабул иттеләр.
– Ни өчен Мәскәүдә концерт куярга булдыгыз?
– Бу концертны эшнең нәтиҗәсе буларак иҗат концерты дип тәкъдим итәбез. Киләчәктә андый ук зур гастрольләр булмас инде. Уфада, Казанда, Чаллыда концертларыбыз узды. Беренче өлешне күбрәк гаиләмә, иҗатыма багышлыйм. 7 өр-яңа дуэт яздырдык. Дуэтлар Марат Яруллин, Марат Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Илнар Миранов белән булачак. Бу концертны оештыруның төп сәбәбе – яраткан тамашачым белән очрашу. Кремль сараенда беренче тапкыр концерт куячакмын, хәерле сәгатьтә. 1 декабрь очрашырбыз, Аллаһы бирса.
«JIVE» коллективы директоры Валерий Коротков:
– Зәйнәб ханым белән без дустанә мөнәсәбәтләрдә. Бу иҗатта да ярдәм итә. Мондый чараны шоу форматында ясап, төп игътибарны визуаль өлешкә биреп булыр иде. Тик бу чыгыш Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова традицияләренә кире кайту кебек була. Аларның да үзләренең төркемнәре булган. Иҗатларында татар моңы джаз, рок алымнары белән кушылып китә. Уфада, Казанда узган концертлар уңышлы булды. Без кызыклы, актуаль, заманча музыка ясый алуыбызны күрсәтәбез. Мәскәү халкына да милли музыканы заманча аранжировкада ишеттерербез.
Гөлназ Сәфәрова, концертның сценаристы, алып баручысы:
– Мин гел концертларда җырчы турында кызыклы фактлар белән бүлешәм. Тамаша юморсыз гына булмый, әмма ул көлкеханәгә кайтып калырга тиеш түгел. Менә без дә Зәйнәп ханымның дәрәҗәсен күрсәтеп, шул ук вакытта кызыклы мәгълүмат белән бүлешәчәкбез.
Марат Галимов, җырчы, композитор:
Зәйнәп апа белән эшләү бик җиңел. Аның иҗатын балачактан бик яратам. Композитор буларак җырларымны иң беренче башкаручысы да ул. Мин күптән түгел генә көйләр яза башладым. Башта җырларымны куркып кына тәкъдим иткән идем. Хәзер инде 10лап җырымны башкара. Берсендә Зәйнәп апа: “Бу җырны син башкарасың, авторы кем аның?” – дип сорады. Ә ул җырның авторы үзем идем. Композитор буларак сәләтемне таныган кеше ул. Бик хөрмәт итәм. Әле күптән түгел генә Россиянең бер төбәгеннән кайттык. “Гаиләбез белән Зәйнәп Фәрхетдинова концертына барабыз”, - диләр. Бу да зур күрсәткеч.
Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев