Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Президент: Балалар ялы өчен яхшы шартлар тудырылган

Рөстәм Миңнеханов «Мирас - Наследие» балаларны савыктыру лагеренда булды. 

2021 елда «Мирас» балаларны савыктыру лагерен реконструкцияләү эшләре тәмамланды. Реконструкция балаларның һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча «Җәй - балаларга» дип исемләнгән республика программасы кысаларында үткәрелде. 
Бу сәламәтләндерү лагере 1959 елда төзелгән һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Әйшә авыл җирлегендә урнашкан. Лагерь территориясе 8,3 гектардан артык мәйданны били. 
Рөстәм Миңнеханов ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «Осталар шәһәре» корпусында булды, остаханәләр эше белән танышты. Шулай ук ул ашханәне карады һәм менюны бәяләде. 
Татарстан Президенты шулай ук «Сабантуй», «Уяу» торак корпусларына да керде, биредәге клубның бинасын һәм үткәрелгән ремонтын карады. Балалар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барысын да халыкара балаларны яклау көне һәм озак көтелгән җәйге каникуллар башлану белән котлады. Ул шулай ук, төзекләндерелгән лагерьда балаларга ял итү өчен яхшы шартлар тудырылганлыгын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев