Юлдагы чокыр өчен кем җаваплы?
– Яңгырдан соң, бернинди киртәләр һәм кисәтүле билгеләр куелмаган, су җыелып калган юлдан барганда чокырга төштем һәм машинаның моторы эшләүдән туктады.
Уйлавымча, чиновниклар миңа компенсация түләргә тиеш һәм шул уңайдан, судка мөрәҗәгать итәргә планлаштырам. Өметем акланырмы икән?
– Дәүләтнең юлда йөрү иминлеген тәэмин итүе, юл хәрәкәтендә катнашучы гражданнарның җаваплылыгыннан өстенрәк. Бу төп принципларның берсе (10.12.1995 ел, «Юл хәрәкәтенең иминлеге турында»гы 196-ФЗ номерлы законның 3нче маддәсе).
Шул ук законның 12нче маддәсендә, Россия территориясендәге юлларны ремонтлау һәм карап тоту юл йөрү иминлеген тәэмин итәргә тиеш, дип әйтелгән.
Башкарма хакимият органнары юлларның торышын тикшерергә һәм тикшерү барышында юл катламының техник рег ламентларга һәм иминияткә кагылышлы башка документларга тәңгәл килүенә инанырга тиеш.
Өзлексез хәрәкәтләнүне тәэмин итү, шулай ук, регламент таләпләренә кагыла. Автомобиль юлларының сыйфатын һәм тигезсезлекләр размерының чиген ГОСТ билгели:
юлның йөри торган өлешенең катламында транспорт чаралары хәрәкәтен катлауландыра торган иңгән, чокырлы һәм башка ватылган урыннары булырга тиеш түгел (ГОСТ 50597-93, 3.1.1 пункты);
аерым иңүләрнең, чокырларның һ.б. озынлыгы 15 см, киңлеге 60 һәм тирәнлеге 5 сантиметрдан артмаска тиеш (ГОСТ 50597-93, 3.1.2 пункты).
Авария вакытында юл катламындагы җитешсезлек мөмкин булганнан күпкә артык: тирәнлеге – рөхсәт ителгән 5 см урынына 50 см, киртә һәм кисәтү билгеләре юк (гәрчә, аларны кую таләбе ГОСТ һәм төзелеш нормаларында беркетелгән), шунлыктан, авария җирле власть органнарының (юл идарәсенең) юлларны тиешенчә карап тормавы аркасында килеп чыккан һәм алар сезнең милеккә (машинагызга) салган зыянны кап ларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев