Юлда кумыйча гына йөрегез
Актаныш районындагы авариядә биш кеше, шуларның өчесе - балалар зыян күрде.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, Зөбәер авылы янында ике чит ил машинасы бәрелешкән. Машиналарның берсе чокырга төшеп китә. Нәтиҗәдә, ун һәм унөч яшьлек ике малай, ике яшьлек сабый һәм ике олы кеше зыян күрә.
Бер кеше уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган, калганнары - җиңелчә. Зыян күрүчеләрне Чаллыдагы дәваханәгә җибәргәннәр, дип хәбәр итә республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, бу көннәрдә юллар бозлавык тора, бик сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Сез юлда булучы һәркем өчен дә җаваплы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев