Юл хаталарны гафу итми
Яшел Үзән районы юлларында бу араларда кеше үлеменә китергән фаҗигаләр еш чыгып тора.
11 августта Мизиново-Протопоповка юлында «КИА-Оптима» автомобилен йөртүче 55 яшьлек ир, юл кагыйдәсен бозып, төп юлдан барган «Лада-Веста» автомобиленә өстенлек бирмәгән. Бәрелешкәннәр. Нәтиҗәдә юл фаҗигасен чыгаручы – Ульяновскида яшәүче ир алган җәрәхәтләреннән шул урында ук үлгән. «КИА»ның пассажиры – 72 яшьлек хатынны Яшел Үзән дәваханәсенә китергәннәр. «Лада» автомобиленең пассажиры – 25 яшьлек хатынның умыртка сөяге, кабыргалары сынган.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев