Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮХИДИ Татарстан машина йөртүчеләренә начар һава шартларында юлларда иминлек турында искә төшерә

Бүгенге көндә республикада начар метеорологик шартлар саклана. Машина йөртүчеләрнең начар һава торышына битараф каравы күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Мәсәлән, 9 февральдә Казан – Шәмәрдән трассасындаFord шоферы һава шартларын чамаламый һәм башка автомобиль белән бәрелә. Нәтиҗәдә, Ford шоферы һәм аның пассажиры юл-транспорт хәлакәте урынында үлә.

 

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе начар һава торышында юлда куркынычсызлыкның төп чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә иминлеккә таянып эш итәргә тиеш. Куркыныч маневрлар ясамаска, каршы як юлга чыкмаска киңәш ителә.

 

Авто салонында барысы да куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр һәм артта – 7 яшькә кадәр автомобиль утыргычларында йөртергә кирәк.

 

Җәяүлеләргә дә начар һава торышында саграк булырга кирәк: юлны барлык машиналарның да сезне уздыруына инангач кына зебра буенча чыгарга кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу мөһим.

 

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һава шартлары начарланганда, машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә барудан тыелырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә",- дип хәбәр итте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев