ЮХИДИ 267 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
31ендә матди зыян китерелгән. 1сендә кеше имгәнгән. 9 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 2 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында (Раифа борылышы) «Лада Гранта» автомобилен туктатканнар. Йөртүчесе – 39 яшьлек ирдән спиртлы эчемлек исе килеп тору сәбәпле, аңа тикшерү уздырылган һәм РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелгән.
Васильевоның Калинин урамында 33 яшьлек ир йөртүендәге «Тойота Карина» автомашинасы туктатылган. Йөртүчегә, тәртибе шикле булу сәбәпле, алкотектор приборына өреп карарга тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, бу автомобильчегә РФ КоАП буенча беркетмә төзергә туры килгән. Хәзер аның эшен җәмәгать судьясы карый һәм карар чыгарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев