Юбилей 26 апреля у него Татар бәхте өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын
Мәңгегә күңелләрдә 27 яшьлек егет булып калган Тукаебызга быел 135.
Татар халкының шагыйрь улы Габдулла Тукайның кыс ка, әмма данлы тормыш юлы дөнья әдәбияты тарихында иң моңсуларының берсе һәм без аны яттан беләбез. Инде аның турында сөйлисе сөйләнгән кебек тоелса да, биог рафиясенә кызыклы фактлар һаман өстәлеп тора кебек. Димәк, ул һаман популяр, аның турында тагын да белү кызыклы һәм беләсе килә дә.
Тукай – шагыйрьнең чын фамилиясе түгелме?
Тукай 1886 елда Кушлавыч авылында (хәзер ТР Арча районы) туган. Мет рик китапта булачак шагыйрь нең әтисе Мөхәммәтгариф Мө хәм мәтгалимов исеме белән язылган. Ләкин аны Гариф, Гарифулла дип йөртәләр. Шуңа күрә әтисе исеме белән Габдулланың фамилиясе – Гарифов. Тукай фамилиясе кайдан килеп чыгуын әйтүе кыен.
Тукайның китаплары Габдулла, сирәгрәк Абдулла Тукай исеме белән басылган, чөнки Абдулла гарәп телендә татарча Габдулла кебек яңгырый. Ә тагын Тукайны Апуш дип атыйлар – версияләрнең берсе буенча, бу Александр Пушкиннан кыскартылган вариант.
Тукай нәселле шагыйрьме?
Тукайның әтисе мулла булган, ул улына 4,5 ай булганда үлгән. Әнисе тагын күрше авылдан муллага кияүгә чыга. Шагыйрьнең әнисе дә Тукайга нибары 3,5 яшь булганда мәңгелеккә күзләрен йома. Бабасы, мулла Зиннәтулла, кызы үлгәч шигырьләр яза. Музейда бу шигырьнең автографы саклана.
Тукай һәрвакыт түбәтәй киеп йөргәнме?
Тукай, рус шагыйрь ләренә охшарга тырышып, баш киемен кимәгән. Бер ара ул Лев Толстой кебек үк күлмәктән йөри. Аны, түбәтәй киертеп, шигырьләр җыентыгы өчен фотога төше рәләр. Шагыйрь фотосалонга килә, әмма аның түбәтәе булмый. Нәшир Галимҗан Шәрәф, кесәсеннән түбәтәй чыгарып, Тукайга бирә. Дус лары истәлекләренә караганда, Тукай кием-салымга зур әһәмият бирмәгән, пыч рак бул са да исе китмәгән. Бервакыт базарда ике үл чәмгә зуррак пиджак сатып ала һәм шуны бик озак кия.
Тукай гомере буе ярлы буламы?
1907 елда Казанга килгәч, шагыйрь «Әл-ислах» газетасы редакциясендә эшли, башка басмалар белән хезмәттәшлек итә, китап кибетендә 40 сум хезмәт хакы алып, экспедитор булып эшли. Бу яхшы акча була, чөнки ул вакытта чигеп эшләнгән бер калфак өчен 15 тиен акча түлиләр. Тукайның гонорарлары башка шагыйрьләрнекенә караганда югарырак булган. Тукай, үзе үлгәннән соң, 500 сум акча калдырып, сәләтле балалар өчен стипендия билгеләргә кушкан.
Казанда Тукай портреты төшерелгән шәмнәр чыгарылганмы?
Галим Ибраһим Нуруллин Казанда популяр шагыйрь вафат булганнан соң, кәгазенә Тукай сурәтләнгән конфет, шәм, сабын чыгара башлаганнарын яза. Шәм һәм сабын сак ланмаган. Алар булганмы, билгеле түгел. Музейда шагыйрь портреты төшерелгән конфет этикеткасы гына саклана.
Тукай өчен мөселман кызлары батырлык кылганмы?
1913 елның 4 апрелендә шагыйрьне күмү күп меңле процесска әверелә. Матәм билгесе итеп Казанда кибетләр, заводлар, фабрикалар эшләми. Мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укулар туктый. Татар хатын-кызлар гимназиясенең оештыручысы Фатиха Аитова үз шәкертләренә Тукайны күмәргә чәчәкләр белән барырга рөхсәт итә. Бу шул вакыт өчен бик кыю адым була, батырлык, диярлек. Шәригать кануннары буенча хатын-кызларга хәзер дә зиратка йөрергә рөхсәт ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев