Юбилеең белән, яраткан бакчабыз!
Шәһәребезнең 26нчы «Дюймовочка» балалар бакчасы шушы көннәрдә 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Ярты гасырдан артык вакытны аз дип әйтеп булмый. Ничә буын тәрбияләнеп мәктәпкә озатылган. Бүген инде кайберәүләр үз балаларын бирегә йөртә. Чөнки дустанә мөнәсәбәттәге коллектив, игътибарлы тәрбиячеләр, ә һавасын әйтмим дә, урман янәшә генә. Сабыем дип өзелеп торган әти-әни өчен тагын ни кирәк?!
Юбилейны коллектив иҗади һәм хезмәт уңышлары белән каршы алды. Төбәгара фәнни-гамәли конференциядә Анастасия Васильева, Гүзәл Кәримова, Светлана Копылова, Эльмира Ганиева, Альбина Гилка дипломант булды. Шулай ук яшь педагоглар конкурсында да уңышлы чыгыш ясадылар.
Биредә тәрбияләнүчеләр өчен җиһазлар тулысы белән яңартылды. Балаларның аң-белемен арттыру өчен инновацион технологияләр кулланыла. ТР Фәннәр академиясе, КФУның Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән. Социаль партнерлар 1, 14нче лицей, 10нчы гимназия, 11, 16нчы мәктәп, 18, 23, 31нче балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә торалар. Юбилей көнендә дә балаларны котларга дип матур концерт номерлары әзерләп килгән иде алар. Шулай ук биредән эшләп киткән ветеран тәрбиячеләр, хезмәткәрләр дә бәйрәмнең күрке булды.
Баланың бакчага теләп йөрүендә, әлбәттә инде, тәрбиячеләрнең дә роле зур. Сабый күңелендә һәрнәрсәгә кызыксыну уята алу – хезмәт нәтиҗәсе ул. 26нчы балалар бакчасына мин инде үзем дә ун ел йөрим. Ике кызымнан да: «Бүген минем садикка барасы килми!» – дигән сүз ишеткәнем булмады. Киресенчә, кайчак әле кичтән үк: «Тизрәк бакчага барасы иде», – дип әйтеп куя төпчеге. Чөнки анда рәхәт, өйдәге кебек үзенә күрә бер җылы мохит. Кызыклы дәресләр, үз баласыдай якын күрүче тәрбиячеләр, күңелле бәйрәмнәр. Музыкаль педагог Ирина Михайловна һәр чараны үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыша. Рус милләтеннән булган балалар да авыз тутырып татарча җырлый, шигырьләр сөйли. Алда безне чыгарылыш кичәсе көтә. Яраткан бакчабыз белән хушлашасы килми дә соң...
Күптән түгел бакча мөдире булып билгеләнгән Нәкыя Чибинова бирегә яңа сулыш өрде дисәң дә була. Әле узган атнада гына монда республика семинары үтте. Казан, Арча, Әтнә, Буа һәм башка районнардан килгән педагоглар «ФГОС нигезендә балалар бакчасыннан мәктәпкә күчү: проблемалар һәм тормышка ашыру формалары» дигән темага ачык дәресләр карады, фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. Бу көннәрдә «Тел ачкычлары» муниципаль бәйгесенә әзерлек бара.
Әлбәттә инде, 60 ел вакыт эчендә балалар бакчасының бинасы төзекләндерү таләп итә. Тыштан ялтырап торса да, эчтән калтырый. Һәм быел биредә капиталь ремонт ясалачак. Алда торган зур эшне уңышлы гына башкарып чыгарга язсын. Яңартылган бина кабат балаларның шау- шуына күмелер дип ышанасы килә. Юбилеең белән, яраткан бакчабыз!
Фото балалар бакчасы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев