Әйткән сүз – аткан ук
Ялган мәгълүмат таратучыларга җәза.
Пандемия безне генә түгел, законнарны да үзгәртә.
Санитар-эпидемиологик шартларны бозучыларга һәм ялган таратучыларга җавап лылык катгыйланган. РФ Җинаять ләр кодексына үзгәрешләр кертелү хакында безгә прокурор ярдәмчесе Яна Невмержицкая хәбәр итә.
Кодекс, «Гражданнарның тормышына һәм иминлегенә куркыныч тудыручы хәлләр турында белә торып, ялган мәгълүмат тарату» һәм «Авыр нәтиҗәләргә китергәнлеген белә торып, ялган мәгълүматны халыкка тарату» маддәләре белән тулыландырылган.
Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 207.1нче маддәсе нигезендә, гражданнарның тормышына һәм иминлегенә куркыныч тудыручы хәлләр һәм (яки) халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү чаралары, күрсәтелгән хәлләрдән саклану алымнары һәм ысуллары турында ялган мәгълүмат таратучыларга 300дән алып 700 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан алып унсигез айга кадәрге чорда хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф салу, яисә өч йөз алтмыш сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, йә бер елга кадәр төзәтү эшләре билгеләү, яки өч елга кадәр ирекне чикләү җәзасы билгеләнә ала.
Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр, экологик аварияләр, катастрофалар, табигать һәм башка бәла-казалар нәтиҗәсендә кешеләрнең сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә табигатькә зыян китерү, матди югалтулар һәм халыкның тормыш эшчәнлеге шартларын бозу гражданнар тормышына һәм иминлегенә куркыныч тудыручы шартлар булып таныла.
Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 207.2нче маддәсе нигезендә, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә зыян китергән ялган мәгълүматны ачык тан-ачык тараткан өчен җиде йөз меңнән алып бер миллион биш йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең унсигез айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салу, йә бер елга кадәр төзәтү эшләре, йә өч елга кадәр мәҗбүри эшләр билгеләү, йә шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм ителү каралган.
Әлеге җинаять эшлә рен карау мировой судьяларга тапшырыла.
Моннан тыш, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен санкцияләр сизелерлек арта.
Аерым алганда, саксызлык аркасында кешеләрнең күпләп авыруга яки агулануга китергән гамәлләр өчен 500 меңнән алып 700 йөз мең сумга кадәр штраф салу (элек – 80 мең сумга кадәр), ике елга кадәр ирекне чикләү (элек – бер елга кадәр), йә ике елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару, йә шул ук вакытка иректән мәхрүм итү (яңа санкцияләр) күздә тотыла.
Әгәр саксызлык кеше үлеменә китерсә, штраф күләме бер миллион сумнан ике миллион сумга кадәр, ирекне чикләү – ике елдан дүрт елга кадәр, мәҗбүри эш яки өч елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлгән очракта, гаеп ле затка дүрт елдан биш елга кадәр мәҗбүри эш яки биш елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза кулланылачак.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, җәзага тартыласың килмәсә, мәгъ лүматыңны таратканчы, барысын да тикшереп һәм уйлап эш итәргә кирәк. Әйткән сүз – аткан ук дип юкка әйтмәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев