Ышанырлык түгел: кызыл борыч гомерне озайта
Әче ризыкларны яратасызмы? Дөньядагы бер генә кухня да аппетитны күтәрә торган әче тәмләткечләрдән башка ризык әзерләми. Кавказда, Мексикада, Чилида һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә пикант тәмләткечсез ризык әзерләргә тотынмыйлар да. Әмма аларны кайберәүләр сәламәтлек өчен куркыныч дип исәпли. Моны алар әче борычның, горчицаның ашказанын ялкынсындыруы белән аңлата. Чынлап та, әгәр дә әче ризыкны күпләп куллансаң, ул ашказанына зыян китерергә мөмкин. Чамасын белсәң, киресенчә. Ышанмыйсызмы?
Әче ризык яратуның 6 сәбәбе
Рак авыруларын кисәтә
Әче борычның һәм тәмләткечләрнең төп компоненты – капсаицин күзәнәк эчендәге энергетик станциягә тәэсир итеп, рак күзәнәкләренең күпләп үлүенә китерә. Америка галимнәре исбатлавынча, капсаицинга бай әче ризыклар ракка каршы торып, үңәч, простата, юан эчәк, үпкә һәм ашказаны рагы, лейкоз белән авыруларда яман шеш күзәнәкләренең бер-берсен юкка чыгаруына китерә.
Эчәк инфекцияләренә каршы тора
2007 елда Франциядә уздырылган тикшеренүләр күрсәтүенчә, әче тәмләткечләр, кызыл борыч һәм сарымсак микробларга каршы актив булганга күрә, алар ашказаны-эчәк инфекциясен кисәтә ала.
Ашказаны җәрәхәтеннән саклый
Әче ризык куллануның ашкайнатуга бәйле проблемалар китереп чыгаруы турында, мөгаен, ишеткәнегез бардыр. Ә чынлыкта исә ул әче ризыкларны бик күп күләмдә кулланганда гына булырга мөмкин. Башка очракта пикант ризыклар организмга файда гына китерә. Малайзия галимнәре исбатлавынча, тәмләткечләрдә булган капсаицин, куркумин һәм пиперин ашказанында һәм уникеилле эчәктә җәрәхәтләр китереп чыгарган Хеликобактер пилори бактерияләрен юкка чыгара.
Салкын тигәннән булыша
Салкын тигән һәм борыны тыгылган һәркем әче борычның һәм горчицаның ярдәмен үзендә сизгәне булгандыр. Капсаицин тәэсире астында какырык сыеклана, димәк борыннар да чистара. Борын тыгылганда кайнар чәегезгә бер чеметем генә кайен борычын (кызыл борычның бер төре) салып, шул гаҗәеп эчемлекне эчегез. Шунда ук булышыр.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә
Филадельфия университетында алып барылган тикшеренүләр күрсәтүенчә, борычта һәм башка әче тәмләткечләрдә булган куркумин, капсаицин һәм пиперин кан тамырлары стенасы морфологиясенә тәэсир итеп, гипертония авыруларын кисәтә. Шуңа күрә көндәлек рационга әче ризыкларны кушу йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы булып тора.
Үлем очракларын киметә
Голландия галимнәре әйтүенчә, атнага өч тапкыр әче ризыклар куллану үлем очракларын киметә. Тикшеренүләргә караганда, атнасына 5-7 тапкыр әче ризыклар кулланган кешеләрнең йөрәк авыруларыннан, онкологиядән, респиратор һәм башка патологияләрдән үлеме 14 процентка кимегән.
Ябыгырга булыша
Оксфорд университетында эксперимент уздырылган. Ябыгырга теләгән сыналучыларга башта җиләк-җимеш диетасы тәкъдим ителгән. Аннан соң аларның рационына аз гына дозада кызыл борыч бирелә башлаган. Эксперимент нәтиҗәләре шаккатырган: әче ризыктан аларның метаболизмы 25 процентка арткан. Эш тагын шунда, әче тәмләткечләр сусата, нәтиҗәдә кеше күбрәк эчә һәм азрак ашый башлый.
Кайен борычын ябыгу өчен кулланырга теләүчеләргә берничә киңәш:
Ризыкка пычак башына алып төелгән борыч өстәргә һәм аны көненә 1-2 тапкыр кулланырга;
Һәр көнне 3 тапкыр ашар алдыннан 1 стакан суга 1 мл кызыл борыч төнәтмәсе салып эчәргә;
1 стакан суга 0,5 аш кашыгы кызыл борыч порошогы салып төнәтмә әзерләргә һәм шуны 1әр чәй кашыгы зур күләмдә су белән эчәргә;
Кызыл борычның әзер капсулаларын сатып алып, аны ашар алдыннан көненә 3 тапкыр 800 мг дозировкасында кабул итәргә.
Әче ризык – туклануны төрләндерү генә түгел, ә организмга ярдәм дә. Шуңа күрә әче тәмләткечләрне рационыгызга кертергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев