Йөргәндә – пингвин, егылганда – эмбрион
Бозлавыкта ничек сакланырга Кыш көне безнең беренче дошман – бозлавык. Быелгы кышның үзенчәлекле булуы да үз эшен эшли. Әле җылытып, әле суытып торганга, юллар боз белән каплана, бик тайгак. Никадәр генә сак йөрергә тырышсаң да кайда егыласыңны белмисең. Әгәр белсәң..., салам җәеп куяр идең дә.
Быелгы кебек боз лавыклы кышта таеп егылып, кул-аякларын сындыручылар бик күп. Аллаһ сакласын, умыртка сөяген дә харап итүең бар. Ничек егылсаң да, тәнгә зыян килми калмый. Шулай да, имгәнүләрне мөмкин кадәр азрак һәм җиңелрәк итү өчен егылырга да өйрәнергә кирәк. Ә сынган сөякне бер көндә генә төзәтеп булмый, аңа атналар һәм кайвакыт айлар таләп ителә. Тайгак юллар травматологларга да эшне бик нык арттыра.
Шундый имгәнүләрне булдырмау турында безгә Яшел Үзәннең медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү буенча табибы Валерия Феоктистова сөйли.
– Валерия Владимировна, кышкы тайгак юлларда үз- үзеңне егылулардан, имгәнүләрдән ничек сакларга була?
– Әйе, тайгак юлларда йөрү асфальтта йөрүдән бик нык аерыла. Кар каплап бозланып каткан урыннарда сакланып, ашыкмыйча гына, пингвин кебек йөрергә кирәк. Аякларны артык күтәрмичә, шудыртып йөрергә киңәш ителә. Букча ике кулда да тигез авырлыкта булса, гәүдә балансын сакларга мөмкинлек бирә. Шулай да, таеп егыла башлагансыз икән, букчаны ташлау хәерлерәк булыр. Сумкага караганда, сәламәтлегең кадерлерәк.
– Егылган очракта, аны сәламәтлек өчен ничек куркынычсыз итәргә?
– Әгәр егыла башлагансыз икән, иелә төшеп, утырып калырга тырышырга кирәк. Бу аяк-кулларны имгәнүләрдән сак лап кала, физик зыян азрак була. Ни дисәң дә, бәрелгән урын, сынганга караганда тизрәк төзәлә.
Әгәр сакланып та, таеп егылырга туры килсә, тиз арада травматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәламәтлеккә китерелгән зыян дәрәҗәсен табиб кына бәяли ала. Шул ук вакытта, тизрәк терелүгә шанс та арта.
– Егылуларны мөмкин кадәр булдырмау өчен сез нинди күнегүләр тәкъдим итәсез?
– Үзеңә артык зыян килмәслек итеп егылыр га да өйрәнергә, аның өчен күнегүләр ясарга кирәк. Әйтик, гер өстендә, яисә башка төрле әйбердә чиратлап, әле бер аякта, әле икенчесендә басып тору. Бу күнегүнең файдасы бар. Практикадан башка дөрес егылып булмаячак. Тикшерүләр күрсәтүенчә, даими рәвештә көч кулланылган, координацияне арттырган күнегүләр егылуларны 65 процентка киметә һәм андыйларны бернинди бозлавык та җиңә алмый.
– Тайгак юлларда өлкәннәр күбрәк зыян күрә. Аларга ничек сакланыр га?
– Бозлавык өлкәннәр өчен бик куркыныч. Чөнки аларның бот сөяге сынарга мөмкин. Шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләргә тайгак юллардан йөрмәскә киңәш ителә. Кышкы чорда аяк киеменең табаны шумый торган материалдан ясалган булуы шарт, ә инде махсус таяк – өлкән кешеләрнең чын «дусты» һәм «ярдәмчесе».
Нәрсә эшләргә?
Аркага егылганда:
Тезләнергә тырышырга, башны иеп мөмкин кадәр күкрәккә кысарга, кулларны гәүдәгә перпендикуляр рәвештә сузарга.
Ян якка егылганда:
Инстинктив рәвештә кулларга таянабыз, нәтиҗәдә, көч килеп, кул-бармаклар сынарга мөмкин. Бу очракта, аркага егылгандагы кебек, аякларны тездән бөгәргә, ә кулларны гәүдәгә перпендикуляр рәвештә сузарга . Куркынычсыз егылуның икенче варианты: «эмбрион позасы»н алу.
Алга таба егылганда:
Кулларны күкрәккә кысып, мөмкин кадәр башны сакларга һәм ян якка егылырга тырышырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев