Җырчы Люция Мусина: «Якын кешеләрне югалту бик кыен. Башка нинди генә уйлар килми...»
Кызганыч, бу юлы да интервьюда югалтулар турында сүз кузгатырга туры килде. Узган айда Люция Мусинаның әнисе вафат булды. Ничек кенә авыр булса да, җырчы эмоцияләрен, хисләрен кулга алырга тырышып, әңгәмәгә ризалашты. Елмайса да, күзләре моңсу аның...
– Люция ханым, сезнең гаиләдә югалтулар күп булды. Башта каенанагыз, хәзер инде әниегез дә бакыйлыкка күчте...
– Якын кешеләрне югалту бик кыен. Башка нинди генә уйлар килми... Каенанам 2-3 еллап деменция белән авырды. Рөстәмнең абыйсы Рәсих абый белән тормыш иптәше Лилия апа әнине (каенанасы турында сүз) бик яхшы карадылар, аларга рәхмәтләребез бик зур. Ә минем әнием гел йөгереп йөргән җиреннән 71 яшендә китеп барды. Бу югалту тагын күңелне яралады...
– Бу хәл ничек килеп чыкты? Авырмады да дип әйтәсез...
– Быел җиләк бик мул булды. Әни дүрт көн рәттән җиләккә барган. Көннәр дә эссе торды, күрәсең йөрәгенә авырлык килгәндер. Җиләктән кайткач әнинең аягы ойый башлаган. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Укол кадаганнар, дарулар биргәннәр дә киткәннәр. «Аяк ою бөтен кешедә була, аннан үлмиләр», – дигәннәр...
– Әниегез нинди кеше иде?
– Әнидән яшәү көче бөркелеп торды. Шундый җитез, уңган-булган кеше иде ул. Мин аның янында чүп кенә. Аның болай кинәт китеп барасын уйламадым да, хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Әнине кире кайтарып булмавын аңласам да, бу хәлне кабул итә алмыйм әле. Нинди матурлыкны калдырып китте бит әнием. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!
– Үкенечләрегез калдымы?
– Үземнең көчемнән килгәнне эшләдем. Әти-әнинең мәңгелек булмавын аңлый идем, шуңа күрә мөмкин кадәр яннарына кайтып, ярдәм итәргә тырыштым. Без һәр елны җәй көне туганнар белән очраша идек. Менә быел әнинең еракта яшәүче бертуган апалары яз көне кайтырга булды. Әни белән бергә театрга барып, аны рәхәтләндереп ял иттергән идем. Хәзер болар барысы да хатирә булып кына калды.
– Бу авыр мизгелләрдә янәшәгездә кемнәр булды?
– Әлбәттә, якыннарым, гаиләм. Үз эчеңә бикләнү дә бик дөрес түгелдер. Кешегә кеше кирәк, аеруча авыр мизгелләрдә. Минем янымда булучылар, кайгымны уртаклашучыларга рәхмәт әйтәсем килә.
– Люция ханым, ялгышмасам, икенче елга гаиләгезгә 25 яшь тула. Гаилә булгач, төрле хәлләр була. Сез тормышта нинди позиция сакладыгыз?
– Һәрвакыт гаиләне саклау позициясендә булдым. Гаиләдә хатын-кыздан бик күп әйбер тора. Ул гаиләдәге җылылыкны, ярату хисләрен саклый. Әлбәттә, ирем Рөстәм дә бик төпле, ышанычлы кеше. Ул андый булмаса, бәлки, гаилә тормышыбыз барып та чыкмас иде.
– Рөстәм Закировның тәкъдим ясавы да үзенчәлекле булгандыр?
– Айдар Галимовның плакатында календаре бар иде. Рөстәм шуны алып килергә кушты. Концертлар графигы турында сөйлидер дип уйлап куйдым. Рөстәм: «1 сентябрь – Аллаһ мулла. 8 сентябрь туй уйнатабыз», – дип әйтеп куйды. Башта аңламыйча, сүзсез калдым. Шунда Рөстәм: «Әйдә җыен, сезгә кайтабыз», – диде. Безнең якларда концертлар куйган булгач, әти-әниләрем Рөстәм белән таныш иде. Миңа караганда да ныграк ошаттылар (көлә).
– Үпкәләүләр булдымы?
– Яшь вакытта «ул беренче гафу үтенергә тиеш», «мин-минлек» кебек әйберләр булгалый инде. Бу барыбер балалык позицияседер, хәлне берьяклап кына аңлау. Берничә ел бергә тормыш иткәч кенә, гаиләгә никадәр күбрәк бирәсең, шулкадәр күбрәк кире кайтуына инанасың. «Тормыш – бумеранг» законы гаиләдә дә, дуслыкта да, тормышта да эшли дип уйлыйм. Үпкәләгән кыяфәт ясый аламдыр, әмма ачу саклый белмим.
– Сез дингә якынмы?
– Мин Аллаһ Тәгаләнең барлыгы, берлеге турында һәрвакыт истә тотам. Күлмәк сатып алырга барганда да, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сораганда кирәклесе шунда ук табыла. «Нишләп бер күлмәк алырга да Аллаһка мөрәҗәгать итәм соң?» – дип тә уйланам. Әмма миңа шулай яшәү җиңелрәк. Тормыш юлларымда ул мине, якыннарымны ташламас дип ышанам.
– Улыгыз Айрат, кызыгыз Миләүшә дә тормышларын иҗат белән бәйлиләр. Сез каршы түгелме?
– Балаларның үз тормышы. Без каршы да килмәдек, иҗат юлын сайлагыз, дип тә әйтмәдек. Аларның иң көчле яклары, сәләтләре сәнгать икән, каршы килеп тә булмый. Айратның футболчы буласы килгән иде. Бер тапкыр башына туп тиеп, 3 айлап баш авыртудан интекте. Шул вакытта саксофонга ныклап алынды. Айратның да «үзегезгә булсын саксофоныгыз», дигән чаклары булды. Шулай да балаларга: «Эшне башлагансың икән, аны җиренә җиткереп башкарырга кирәк», – дигән фикерне җиткерергә тырыштык. Рөстәм дә концертларына чакырып, акча түләп кызыксындырып карады, аннан сәхнә, кул чабулар бик кызыклы дөнья бит ул. Без үзебез дә шул кул чабуларны ишетер өчен тырышабыз. Иң мөһиме – барыбызга да сау-сәламәт булырга.
Илгизә Галиуллина.
«Шәһри Казан»
(Кыскартып алынды).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев