Җырчы Альберт Вәлиуллин: «Әни хатын-кыз бәхетен читкә куеп, бар гомерен безне тәрбияләүгә багышлады»
Эстрадага яшен кебек килеп кереп, үзенчәлекле стильдә җырлар тәкъдим итүче җырчылар күп түгел. Моңлы, сагышлы җырлар белән күпләрнең күңеленә үтеп кергән өметле җырчы Альберт Вәлиуллин турында мәгълүмат юк диярлек. Альберт белән очрашып җылы әңгәмә кордык.
«Бу егетнең әти-әнисе байдыр», – дип уйлаучылар да бардыр
– Альберт, сезнең турында ачык чыганакларда мәгълүмат күп түгел. Тумышыгыз белән кайсы яклардан буласыз?
– Тумышым белән Яр Чаллы шәһәреннән. Әти-әнием Әлки ягыннан, алар
«КамАЗ» заводы төзелгән чорларда Чаллыга күчеп килгәннәр. Гаиләдә без ике бала. Лилия апа миннән 2 яшькә өлкәнрәк. Аның үз гаиләсе, балалары бар инде. Шәһәрдә яшәсәм дә, каникулларга дәү әни-дәү әти янына авылга кайта идем. Бер эштән дә курыкмаска нәкъ авылда өйрәндем. Балачакта бик шук малай идем. Иң мөһиме – тәртип бозмадым, чөнки әти-әнинең тәрбиясе, аларга булган хөрмәтем мине ялгыш юллардан саклады. Әтием бик иртә бакыйлыкка күчте, ул 33 яшендә вафат булды...
– Әтиегез нинди кеше иде?
– Әти бик юаш, юмарт кеше иде. Гармунда бик матур уйнады. Мәҗлесләр, туйларда алар әни белән бергә чыгыш та ясыйлар иде: әни җырлый, әти гармунда уйный. Мин – әти малае идем. Кайда барса да, аннан калмадым, артыннан койрык шикелле ияреп йөрдем. Аның вафатыннан соң, сыйныфташларыма ак көнчелек белән карадым: «Сез бәхетле, әтиегез бар», – дип әйтә идем. Балачакта төшкә дә еш керә иде. Хәзер тормышым җайлангач, аның да рухы тынычланды. Урыны оҗмахта булсын!
– Димәк, әниегез ике бала белән тол калган. Сезне тәрбияләү җиңел булмагандыр?
– Әлбәттә, әнигә безне үстерү җиңел булмады. Илдә тотрыклылык юк, акчалар «янган» заманнар. Шулай да тамагыбыз тук, өстебез бөтен иде. Әнигә дөрес тәрбия биргәне өчен бик рәхмәтлемен. Хәзерге уңышымда, һичшиксез, аның өлеше бар. Эстрадада кисәк кенә килеп чыгып, үз юлым буенча баргач: «Бу егетнең әти-әнисе байдыр», – дип уйлаучылар да бардыр. Иганәчем булса, күптән сәхнәдә чыгыш ясар идем, бәлки. Шунысы хак: барысына да үз тырышлыгым белән ирештем.
– Әниегез янәдән гаилә корырга уйламадымы?
– Кеше күңеленә кереп, аның нәрсә уйлаганын әйтеп булмый бит. Әни хатын-кыз бәхетен читкә куеп, бар гомерен безне тәрбияләүгә багышлады. Элек парлар аерылса, бөтен нәселгә хурлык дип саныйлар иде. Әни дә шул заман тәрбиясен алган. Хәзер дә әни безнең янәшәбездә. Күпчелек туганнарыбыз Казанда булгач, әнине берүзен Чаллыда калдырасы килмәде. Үз көенә әйбәт кенә яши, гел күрешеп торабыз. Әни уразалар тотып, намазлар укый. Ул дингә якын кеше.
– Әниегез диндә булгач, сез дә дингә якындыр?
– Әни кебек диннең бар кануннарын үтәп бетерә алмыйм әле, бу дәрәҗәгә җитмәдем. Диннең кагыйдәләре бар, алар белән шаярырга ярамый. Бу бик җитди мәсьәлә, моңа җаваплы карарга кирәк. Аллаһка ышану бар, әлбәттә. Яхшы гамәлләр, саваплы эшләр кылып яшәргә тырышам. Аларны санап, мактанып утырасым килми. Үз көчемнән килгәнне эшлим.
– Ялгышмасам, сез – Салават Фәтхетдиновның шәкерте. Укуны тәмамлагач, сәхнәдә «сольный» чыгыш ясау теләге булдымы?
– Һәрбер җырлаган кеше үзен сәхнәдә күрә, аның сәхнәгә чыгасы килә. Күбрәк чыгыш ясаган саен, тәҗрибәң арта, «каешланасың», шомарасың. Студент чакта да, без үзебезне җырчы дип саный идек инде. Салават Зәкиевич белән гастрольләрдә чыгыш ясаганым да булды, ләкин үземне тәҗрибәле артист дип атый алмыйм. Сәхнә белән килеп чыкмагач, төзелеш өлкәсе белән мавыгып киттем. Хәзер дә бу эш – төп «ипием».
– Сез, гомумән, зур эшмәкәр икән бит...
– Төзелешкә кагыла торган берничә оешмам бар. Сәнгать өлкәсендә эшебезне дә рәсмиләштердек. Сәхнәдә чыгыш ясау да – эш бит. Иҗат төркеменә хезмәт хакы, җырлар яздыру өчен чыгымнар, салымнар түләргә кирәк.
– Тамашачы бик җылы кабул итте сезне. Бик тиз күтәрелеп киттегез. Уңышыгызның сере нәрсәдә?
– Бер генә әйберне аерып әйтү мөмкин түгел. Җырның сүзләре, көе, аранжировка, җырны башкару, харизма, тырышлык – барысы да уңышка ирешү өчен кирәк. Эшне белеп, аны төптән аңлап, юрганны үзеңә генә тартмыйча, төркем белән башкарсаң, бар өлкәдә дә сезне уңыш көтәчәк.
– Күпчелек җырларыгыз лирик стильгә тартым. Эстрада өчен гадәти булган җырларыгызны ишеткәнем юк...
– Андый җырларым да бар. Әлегә аларны тамашачыларга тәкъдим итмәдем әле. 4 апрель «УНИКС» залында бераз шаяртып, эксперимент ясап аласым килә. Минем стильдән аерылып торган, дәртле җырлар да башкарачакмын. Лирика – ул моңландыра, уйландыра торган җырлар. Безнең тамашачы күңеленә ду китереп биетә торган яки моңланып, хисләргә бирелә торган җырлар кереп кала. Урталыкта булганнарын халык бик өнәп бетерми. Иҗатыма килгәндә, сыйфатлы, мәгънәле җырлар башкарырга тырышам.
(Кыскартып алынды).
Илгизә Галиуллина.
«Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев