Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында юл һәлакәте
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Форд» автомобилен йөртүче 18 яшьлек егет юл кисешендә кагыйдә бозган һәм төп юлдан килгән «Ниссан Теана» белән бәрелешкән.
«Форд» юл кырыена төшеп киткән. «Форд» йөртүче үзе һәм 44 яшьлек пассажиры җиңелчә тән җәрәхәтләре алса, арткы утыргычта утырган 43 яшьлек пассажирны район дәваханәсенә алып киткәннәр, әмма ул ике көннән соң үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев