Йод организмга кирәкме?
Йод - кеше сәламәтлеге өчен мөһим матдәләрнең берсе.
Тамак асты бизенең дөрес эшләве һәм гормоннарның тиешенчә бүленүе, беренче чиратта, аның организмда күпме булуы белән бәйле.
Йод җитешмәвен ничек белергә соң? Шул хакта аңлатыйк әле. Бу билгеләрне берничә төркемгә бүләләр: хисләргә тәэсире, арыганлык, хәл булмау, йокымсырау, тиз кабынып китү, еш үксеп елау.
Акыл эшчәнлегенә тәэсир итү: онытылучанлык, хәтерсезлек һәм игътибарсызлык, акрын фикер йөртү.
Йөрәк һәм канга йогынтысы кан басымының түбән булуы.
Йод җитешмәүнең тагын бер билгесе -артык авырлык туплау. Бу очракта организмда артык сыеклык туплану турында сүз бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев