Җылылык өчен яңача түләү
– Бу айда квитанцияләрдә җылылык өчен ниндидер исәп-хисап ясап китергәннәр һәм суммасы кечкенә түгел.
Шул мәсьәлә буенча безнең оешмага канәгатьсезлек белдереп бик күп кеше мөрәҗәгать итте. Ул нинди хисап? Ачыклык табу максаты белән прокуратурага барып йөрмәс өчен, аңлаешлы җавап өмет итәбез. Газетагыз аша аңлатып, халыкны тынычландырсагыз иде.
ЯҮМР Ветераннар Советы
Әлеге мәсьәлә буенча ТКХ департаменты җитәкчесе урынбасары Илья Блоговещенский җавап бирә:
– Субсидияләр исәпләнеп өлгерсен өчен, счетчик күрсәткечләре һәр айның 16нчы числосында алына. Димәк, гыйнвар аенда килгән квитанцияләрдә 16.12.2018 – 16.01.2019 аралыгы өчен түләү хисапланган. Белгәнегезчә, җылылык энергиясенә тариф артты. 2018 елда бер гкал 1850,59 сум булса, 2019 елдан – 1881,96 сум булды. Шуңа күрә түләү суммасы да узган айдагыга караганда күбрәк. Бу ялгыш түгел, ә тариф үзгәргән вакыттагы стандарт процедура. Гадәттә бу эш июльдә башкарылганлыктан, анда җылылык өчен түләргә кирәкми, кулланучыларга ул сизелми иде. Бу юлы кыш көне булганлыктан, аермасы күзгә ташланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев